Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.01.2026, 09:07

ПЭТ эшләнмәләрдән покрышкаларга кадәр: узган ел казанлылар «Җыю нокталары»на 216 тонна икенчел чимал тапшырган

Экомәйданчыкларда Казанның 26 меңгә якын кешесе булган

Марат Мөгыйнов фотосы

2025 елда «Җыю ноктасы» дип йөртелә торган икенчел чимал кабул итү экопунктлары кабаттан эшкәртергә яраклы 216 тонна калдык кабул иткән. Узган ел әлеге мәйданчыкларга Казанның 26 меңгә якын кешесе килеп киткән.

Автомобиль покрышкалары һәм ПЭТ-шешәләр иң күп тапшырылган чимал санала.

Васильченко урамы, 6 нчы йортта 32 тонна покрышка һәм 3,7 тонна ПЭТ-пластик җыелган. Родина урамы, 45 адресы буенча урнашкан икенче мәйданчыкта исә 45,8 тонна шина, 2,8 тонна ПЭТ эшләнмәләр кабул ителгән, дип хәбәр итә «ПЖКХ» идарәче компаниясе матбугат хезмәте.

«Җыю нокталары» көн саен 7:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшли.

Пунктларда икенчел чималның 35 тән артык төре: пластик, металл, пыяла, макулатура, тетрапак, күбекле пласт, йомшак төргәк, электроника, кием-салым, җиһаз, җиңел автомобиль покрышкалары, шулай ук вак калдыклар – дарулардан бушаган блистерлар һәм пластик карталар кабул ителә. Чеклардан тыш, кабаттан эшкәртү өчен газета-журналларны һәм башка кәгазьләрне тапшырырга була. Куркыныч калдыклар – терекөмешле лампалар, батареялар һәм градусниклар – кабул ителми.

Исегезгә төшерәбез, Родина урамындагы 45 нче йортта урнашкан икенче «Җыю ноктасы» узган елның апрелендә ачылган иде.

Барлык яңалыклар