Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2022, 14:24

Спортка яңа килүчеләрдән башлап дөнья рекордчысына кадәр: Казанда «Бергә җиңәчәкбез» турнирының беренче көне тәмамланды

Мондый стартлар Даун синдромы булган кешеләргә социальләшергә һәм мөстәкыйль булырга ярдәм итә, дип саный хәйрия фонды директоры Елена Лалина.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче сентябрь, Диана Жиленкова). Казанда «Акчарлак» йөзү бассейнында Даун синдромы булган спортчылар арасында «Бергә җиңәчәкбез» бөтенроссия йөзү турнирының беренче көне төгәлләнде. Бүген йөзүчеләр 25 м аркада һәм брасс белән, 50 м ирекле стиль һәм баттерфляй белән, аркада 100 м брасс белән, 100 м комплекслы йөзү һәм 200 м ирекле стиль белән йөзү, шулай ук эстафетада катнаштылар.

Йөзү буенча «Бергә җиңәчәкбез» бөтенроссия турниры Россиядә инде алтынчы мәртәбә уздырыла. ТР башкаласы инде дүртенче ел рәттән ярышлар мәйданчыгына әверелә. Быел ярышларны Россиянең 34 төбәгеннән һәм биш чит илдән – Израиль, Италия, Казахстан, Үзбәкстан һәм Белоруссиядән 150 спортчы берләштерде.

Катнашучыларны сәламләп, Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре, Казан шәһәр Думасы депутаты Илгиз Фәхриев аларга югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. «Казанда үткәрелгән көннәр бик озак истә калсын», – диде ул.

Турнирда 190 комплект медаль уйнатылачак, әмма нәтиҗәгә карамастан, һәр спортчы уңай эмоция алачак, дип ышаныч белдерде Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов. «Төп максат – спортчылар канәгать калу. Монда җиңүчеләр булмаячак, һәрвакыт дуслык җиңә», – диде ул.

Ярышлар Махсус Олимпиада кагыйдәләре буенча үткәрелә – катнашучылар тигез көчләре буенча дивизионнарга бүленә. «Дивизионнар күп булачак, без мөмкин кадәр күбрәк балалар җиңсен өчен шулай эшлибез», – дип аңлатты «Бергә җиңәчәкбез» хәйрия фонды директоры Елена Ланина.

Турнирда катнашу нәтиҗәсендә балаларның мөстәкыйль булу, социальләшү мөмкинлеге туа, дип ассызыклады Е.Ланина. Мәсәлән, стартка катнашучыларны нигездә волонтерлар чыгара, ә аларның әти-әниләре һәм тренерлары трибуналарда кала. Шул ук вакытта кайбер спортчыларның халыкара ярышларда катнашу тәҗрибәсе бар инде, анда аларга карата катгый таләпләр куела.

«Быелгы турнирга бик күп яңа кешеләр килде, һәм без моңа бик шат. Мондый ярышларда яңа гына спортка килүчеләр профессионалларга карый, кагыйдәләргә һәм таләпләргә күнегәләр. Өйгә кайткач, тренерлар нәрсә өстендә эшләргә һәм техниканы ничек камилләштерергә кирәклеген күрә», – дип билгеләп үтте «Бергә җиңәчәкбез» фонды директоры. Е.Ланина сүзләренчә, үсеш үзенчәлекләре булган балаларның техник күнекмәләре сәламәт йөзүчеләр кебек үк формалаша, әмма әкренрәк, шуңа күрә сабырлык кирәк. Әмма сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган спортчылар тренерлар кушканны күбрәк тырышлык белән үти, шуңа күрә алар белән эшләү уңайлы.

Йөзү – Даун синдромлы балаларда һәм яшүсмерләрдә мотор күнекмәләрен үстерү өчен иң яхшы спорт төре, дип саный ярышларда Казанны тәкъдим итүче катнашучының әнисе Оксана Попкова. Аның улы Ярославка 14 яшь, ул инде биш ел йөзү белән шөгыльләнә икән. «Калган барлык спорт төрләре травма китереп чыгарырга мөмкин, ә йөзү сәламәтлекне ныгытып кына калмый, балаларны да үстерә, алар яхшырак сөйләшә һәм укый башлый», – дип билгеләп үтте ул һәм улы йөзә башлаганнан соң тагын да оешканрак булуын искәртте.

Ярослав ярышларда инде өченче тапкыр катнаша. Ул дистанцияне беренче тапкыр 2018 елда «Бергә җиңәчәкбез» турнирында узган, әмма ул чакта бүләк ала алмаган. Ә күптән түгел спортчы Татарстан беренчелегендә берничә медаль яулаган: ул 100 м га аркада йөзүдә беренче урынны алган, шулай ук 100 м га ирекле стиль белән һәм 50 м аркада йөзүдә өченче урынны яулаган.

Казанга Израильдән ярышларга килгән Мария Лонгова өчен дә йөзү яраткан спорт төре булып тора. Ул ярышларга озак әзерләнгәнен һәм турнирда медаль яуларга өметләнүен җиткерде.

Турнирның тагын бер катнашучысы – Мәскәү өлкәсенең «Бергә җиңәчәкбез» фондында шөгыльләнүче Алексей Дегтярев. 17 яшендә ул инде Россия һәм Европа чемпионы, шулай ук 20 тапкыр яшүсмерләр арасында дөнья рекордчысы булган. «Мин 10 яшемдә шөгыльләнә башладым, хәзер аркада кроль, брасс белән йөзә алам», – дип сөйләде Алексей Дегтярев. Аның сүзләренчә, ул турнирда җиңүче булырга планлаштыра, шулай ук дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионы булу турында хыяллана.

Казанда йөзү буенча «Бергә җиңәчәкбез» бөтенроссия турниры кичә старт алды. Катнашучылар арасында Сахалин, Магадан, Мурманск өлкәсе һәм илнең башка ерак почмаклары вәкилләре бар. ТР башкаласын тугыз йөзүче тәкъдим итә. Ярышлар 11 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фоторепортаж
«Акчарлак» бассейнында Даун синдромлы кешеләр арасында йөзү буенча турнир башланды, 08.09.2022
Видеорепортаж
08.09.2022 12:06
«Акчарлак» бассейнында Даун синдромлы кешеләр арасында йөзү буенча турнир башланды, 08.09.2022
Барлык яңалыклар