В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быелдан әлеге мөмкинлектән инвалидлар һәм декрет ялында булган ата-аналар файдалана ала
Фото: Денис Гордийко
Укуны 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар; мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшләмәүче аналары; 35 яшькә кадәрге аерым категория дәгъвачылар; эшсезләр яки эштән азат ителү куркынычы янаган гражданнар; Украина гражданнары һәм Украина территориясендә даими яшәүче гражданлыгы булмаган, качак таныклыгы яки Россия территориясендә вакытлыча сыену урыны бирү турында таныклык алган кешеләр үтә ала.
2024 елдан программа эш эзләү өчен мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән россиялеләргә, инвалидларга, шулай ук өч яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган ата-аналарга яки опекуннарга кагыла. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.
2023 елда илкүләм проект буенча укытуга 8,3 мең татарстанлы җибәрелгән. Шуларның 4,8 меңе – балалы хатын-кызлар. Тагын 2,4 мең кеше – 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар һәм пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләр. Укудан соң эшкә урнашу дәрәҗәсе 83,5% тәшкил итте, дип хәбәр иттеләр Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә.