Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.03.2025, 16:24

Игротекадан әдәби квестка кадәр: яшүсмерләр китапханәсендә яшьләр китабы атналыгы башлана

Шәһәр халкын 27 марттан 2 апрельгә кадәр мавыктыргыч чараларга чакыралар

27 марттан 2 апрельгә кадәр Республика яшүсмерләр китапханәсендә шәһәр яшьләре өчен «Китап һәм яшьләр: каршы хәрәкәт» программасы эшли башлаячак. Китапханә буйлап экскурсияләр, картиналар күргәзмәләре, мавыктыргыч мастер-класслар, әңгәмәләр, китаплар турында фикер алышулар, әдәби квестлар һәм уеннар уздыру планлаштырылган.

Яшьләр өчен түбәндәге чаралар программасы әзерләнде:

27 март көнне 14:00 сәгатьтә – китапханәдә уеннар (мафия, өстәл уеннары һ.б.);
29 мартта 12:00 дә – рәсем буенча мастер-класс;
29 мартта 14:00 сәгатьтә – Китап клубы очрашуында укыган китап турында фикер алышу;
30 мартта 12:00 дә – рәсем буенча мастер-класс;
30 мартта 14:00 сәгатьтә - «Китап карагы» фильмын карау һәм фикер алышу;
1 апрельдә 13:00 тә – «Китапханәнең серле лабиринтларында» әдәби квесты;
2 апрельдә 14:00 тә – «Танылган кешеләрнең яраткан китаплары» әңгәмәсе.

Моннан тыш, көн саен 10:00 нан 20:00 гә кадәр казанлылар рәссам Олеся Сержантованың «Гади һәм искиткеч тарихлар» картиналары күргәзмәсен, Михаил Краевның «Рәссам китабы» авторлык эшләре экспозициясен, шулай ук китапханә буенча экскурсияләрне карый алачак, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.

Республика яшүсмерләр китапханәсе Ибраһимов проспектындагы 53б йорт адресы буенча урнашкан.
Барлык яңалыклар