В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү чарасы «Смена» заманча мәдәният үзәгендә узды
Кичә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Күрше» фестиваленең кышкы сезонында җиңүчеләрне бүләкләделәр. 49 оешма һәм физик затлар үз тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру өчен финанс ярдәме алды. Казанның сигез проекты шулай ук иң яхшылар исемлегенә керде. KZN.RU порталы хәбәрчесе фестиваль җиңүчеләре белән аралашты – алар кыш көне шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә башкала халкы өчен нинди вакыйгалар һәм актив чаралар тәкъдим ителүе турында сөйләделәр.
Марат Мөгыйнов фотосы
Проектның беренче кышкы сезоны тапшырылган гаризалар саны буенча шунда ук рекорд куйды – бәйгегә 1,4 меңнән артык тәкъдим юлланган. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча финалга 49 проект узган.
«Проектлар саны җәйге чорга караганда өч тапкыр диярлек күбрәк иде. Фестиваль гадәти көн тәртибеннән читтәрәк торган темаларга кагыла. Финанс чаралары каралмаса һәм бәйгедә җиңү яуланмаса, әлеге проектлар, бәлки гамәлгә ашырылмый да калыр иде. Фестивальдә катнашучылар арасында – физик затлар, шул ук вакытта аларга карата үзмәшгульлекне рәсмиләштерү таләбе дә бар. Чөнки моннан башка шәхси катнашучылар грант ярдәменә дәгъва итә алмый. Һәм бу бик яхшы: көндәшлек үсә, гаризаларның сыйфаты арта, кышкы чорда чараларның төрлелеге бигрәк тә ачык күренә – көтелмәгән һәм яхшы идеяләр барлыкка килә», - дип фикерләрен җиткерде Татарстан Республикасы Шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина.
Бу сезонда финанс ярдәме күләме дә шактый арткан. Приз фонды 40 миллион сум булган. Муниципаль учреждениеләр 1 миллион сумга кадәр, юридик затлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар 900 мең сумга кадәр, үзмәшгульләр 500 мең сумга кадәр грантлар алган. Финанс ярдәменең үсүе аңлашыла да: кышкы чаралар җәйге чаралар белән чагыштырганда җитдирәк әзерлек һәм ресурслар таләп итә.

«Җәйге фестивальнең нәтиҗәләре матур һәм тәэсирле булды: оештыручыларны яңа алымнар, яңа мәгънәләр, кызыклы тәкъдимнәр гаҗәпләндерде. Республика халкы һәм кунаклары өчен сихри мизгелләргә бай тылсымлы бәйрәм булдыру максатыннан әлеге эшне кышкы чорда да дәвам итәргә кирәклеген аңлап, без аны Рөстәм Нургали улына тәкъдим итүне максатка ярашлы эш дип таптык. «Күрше» – ул күршең белән яхшы мөгамәләдә булу, бер-береңә игътибарлылык, балалар һәм өлкәннәр турында, бигрәк тә махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын үтәүчеләр турында кайгырту», - диде Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Кышкы сезонда Казанның сигез проекты грант ярдәме откан. Алар арасында – «21 мәктәп» казан кампусы инициативасы. Аларның «Нейро-кар фест» кышкы фестивале шәһәр халкын нейрочелтәрләрнең мөмкинлекләре белән таныштырачак һәм оештыручылар нейрочелтәрләрне көндәлек тормышта да кулланырга мөмкин икәнлеген күрсәтәчәкләр.
«21 мәктәп» кампусы җитәкчесе урынбасары Ленара Галимова сүзләренчә, команда яңа технологияләрдән курку хисен юкка чыгарырга һәм ясалма фәһемнең кешегә көндәш түгел, ә уңайлы ярдәмче булуын күрсәтергә омтыла. «Гади, табигый актив чаралар аша без кешеләргә ясалма фәһемнең һәм нейрочелтәрләрнең гадәти тормышта ничек файдалы була алуын сөйләргә телибез. Күпләр өчен болар әлегә кадәр ниндидер катлаулы һәм хәтта куркыныч әйбер булып тоела. Әмма, чынлыкта, мондый кораллар көндәлек тормышны җиңеләйтә һәм кызыклы итә – эш белән бергә, күңел ачу да аерым бер рәхәтлек бирә».
«Нейро-кар фест» өч чараны берләштерә. Аның беренчесе Меңьеллык паркында узачак. Чарада катнашучыларга фотоауга барып, кышкы кадрлар ясарга тәкъдим итәчәкләр. Шуннан соң алар сурәтләрне ясалма фәһем ярдәмендә үзләре теләгәнчә ясый алачак.
Икенче чара Кабан күле янында, мәктәп кампусы тирәсендә узачак. Биредә шәһәр кешеләре өчен зур булмаган квест оештырылачак. Сюжетлы уенда катнашучылар шәһәрнең һәм күлнең тарихы белән танышып, шулай ук нейрочелтәр ярдәмендә сулыктан очып чыга торган аҗдаһа Зилант видеосын булдырачаклар.
Өченче активлык шәһәр ишегалларының берсендә уздырылачак. Кунакларны технология ярдәмендә булдырылган күңелле стартлар көтә. Әлеге чараның максаты – халыкны уен формасында ясалма фәһем мөмкинлекләре белән таныштыру.
«Безнең белем бирү методологиясе көчле бергәлектә төзелә. Яхшы, ярдәмчел мохит – мәктәпнең үзенчәлекле өлеше. Мондый дустанә мөнәсәбәтләрне бик аз җирдә күзәтергә була. Һәм безнең әлеге җылылыкны шәһәр халкына да бүләк итәсе килде», - диде Ленара Галимова.
Кышкы сезонда җиңүчеләр исемлегендә шулай ук Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе дә бар. Аларның «Серов бульварында – бергә» проекты иң яхшысы дип табылган. Оешманың арт-директоры урынбасары Эмма Закирова сүзләренчә, команда инклюзиягә басым ясарга уйлаган. Урын сайлау очраклы түгел: бульвар сәламәтлеге чикле кешеләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып төзелгән шәһәрнең беренче иҗтимагый киңлеге санала.
Проект бульварда һәм аның тирәсендә инклюзив чаралар циклын күздә тота. Программага сәламәтлеге чикле кешеләр өчен җайлаштырылган остаханәләр, кар фонарьлары фестивале һәм квест керә.
«Проект безнең гадәти инклюзив программаны киңәйтә. Без һәр сезонда парклар территориясендә вакыйгалар челтәрен булдырабыз, һәм аның аерым өлеше, һәрвакыттагыча, инклюзиягә багышлана. «Серов бульварында – бергә» – бу кышкы программаның безгә таныш форматы, ләкин ул тулысынча уңайлылыкка юнәлтелгән», - дип аңлатты Эмма Закирова.
Әмма бу Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан шәһәр халкы өчен әзерләнгән бердәнбер тәкъдим түгел. Фестивальдә аерып чыгарылган тагын бер чара – Мәскәү базары белән бергә уйланган «Районда кыш» коллаборациясе.
«Без инде күптәннән Мәскәү базары командасы белән бергә дустанә мөнәсәбәтләрдә хезмәттәшлек итәбез: без аларның тәкъдимнәрен хуплыйбыз, алар – безнекен. Бу елны Парклар һәм скверлар дирекциясе шөгыльләнә торган киңлекләр белән бергә, Мәскәү районының бөтен кластерын да активлаштырырга дигән карар кабул ителде. Базар яңартылды, ул күпләрне үзенә тарту ноктасына әйләнде – һәм без район локацияләрен җанландырып җибәрергә телибез», - дип сөйләде арт-директор урынбасары.
Проектның максаты – үзәк шәһәр мәйданчыкларына карата игътибарны башка киңлекләргә дә юнәлтеп, Мәскәү районы халкына буш вакытны кайда үткәрергә икәнен сайлау мөмкинлеге бирү, аларга шулай ук якында гына җәяү барып җитәрлек чаралар тәкъдим итү.
Казанлыларны кыш көннәрендә базар янындагы шугалакта бәйрәм кичәсе, Серов бульварында остаханә, кар атышу турниры һәм башка чаралар көтә.
«Күрше» фестивале ярдәмендә башкала халкы һәм кунаклары актер, режиссер Руслан Риманасның клоунада жанрындагы «Әби сандыгы» моноспектаклен күрә алачак. Тамаша актриса һәм режиссер Лилия Әхмәтҗанова белән бергә уйлап табылган. Спектакль инде бер ел дәвамында сәхнәдә уйнала – аны Казанда һәм берничә фестивальдә күрсәткәннәр. Һәм артист билгеләп үткәнчә, «спектакльне яратып кабул иткән тамашачылардан әлегә кадәр тагы куюны сорап үтенечләр килеп тора».
Руслан Риманас сөйләгәнчә, әлеге вакыйгада хәзерге заман кешесенең эш белән мәшгуль булып, якын кешеләрен онытуы турында бәян ителә.
«Бу хәзерге заман тарихы: оныгы үсеп җиткән һәм үз эшләренә шул дәрәҗәдә чумган ки, хәтта әбисен дә оныткан. Гадәттә, туганнарыбыз янына үзебез барабыз, ә бу спектакльдә әбисе оныгы янына үзе килә. Ул аңа үзенең сандыгы белән болай дип язылган хат җибәрә: «Минем килүемә барысын да әзерләп куй». Һәм алга таба без клоунада ярдәмендә оныкның әбисен каршы алырга ничек әзерләнгәнен күрәбез».

Спектакль барышында артист сандыктан төрле әйберләр чыгара. Әкренләп сәхнә чын «әби фатирына» әйләнә. Финалда әби үзе дә пәйда була – артист сандыкка чума һәм әби битлеген киеп, кайгыртып, тәртипне тикшерә.
Спектакль гыйнварда Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында күрсәтеләчәк. Шәһәр халкы әлеге спектакльне шулай ук гыйнвар һәм февраль айларында Дәрвишләр скверында, Карбышев урамындагы ишегалдында күрә алачак.
Бу сезонда казанлылар «Идел сукмагында кыш» проекты белән дә таныша алачак. Әлеге тәкъдим ярдәмендә Идел сукмагында киң колачлы ачык чаралар көтелә. Шәһәрлеләр өчен экскурсияләр белән беррәттән, Татарстан Республикасының табигый территорияләре буйлап фәнни-танып белү квестларын, гаилә чараларын, спорт активлыкларын һәм этнографик программаларны берләштергән чын «кышкы экспедицияләр» үткәреләчәк.
Чаралар сукмакның төрле участокларында: шәһәр белән янәшә урнашкан нокталардан алып ерактагы табигый территорияләрдә дә уздырылачак. Проект экологик ялның яңа форматын булдыра, халыкны Идел буенда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыра, шулай ук табигатькә һәм локаль туризмга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли.
Яңа ел вакыйгалары планына шулай ук «Кыш көннәрендәгечә, шәп!» проекты кысаларында әзерләнгән чаралар да кертелә. Алар халыкка кышны шәһәр мохитендә тулысынча яңадан аңларга тәкъдим итә.
Фестиваль Горький паркында Кыш Бабай катнашында уздырылачак «Кыш-фест» проекты белән башланып китәчәк. Чарада халык уеннары да уйналачак.
Аннары фестивальне Казан Кремле янында инде узган ел ук үзенең популярлыгын исбатлаган экстремаль спорт, яшьләр мәдәнияте һәм шәһәр ландшафты кушылмасы булган «Кәттә тау – Ак Кар» зур урбан-фестивале дәвам итәчәк.
Назарбаев урамындагы ишегалдында, ишегалды командалары район кубогы өчен көч сынашачак «Кәттә алка!» хоккей турниры финал чарасы булачак. Проект кышкы яңа гадәтләрне булдыруга һәм халыкны спорт аша берләштерүгә юнәлдерелгән.
«Кыш. Ишегалды. Уен» проекты шулай ук җиңүчеләр исемлегендә. Ул Казанның ишегалды киңлекләрен җанландыру һәм гадәти кышкы күңел ачу рухын кайтару максатыннан уйлап табылган. Проект кысаларында өч зур чара: ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында «КЫШ. Чыршы. Әкият», Карбышев урамындагы ишегалдында «ИШЕГАЛДЫ. Чакыру. Уен», Дәрвишләр бистәсендә «УЕН. Иҗат. Кыш» уздырылачак.
Программаны «БиЮ яшүсмерләр-гаилә кичәләренең кышкы сезоны» проекты тулыландырачак, ул көндезге гаилә фестивальләрен һәм кичке яшүсмерләр форматын берләштерә. Көннең беренче яртысында кар бабайлар ясау бәйгеләре, остаханәләр, гаилә уеннары һәм Кыш бабайга хат язу чаралары оештырылачак. Кич белән мәйданчык диджей-сет, бию баттл, шулай ук тимераякта дискотека һәм ачык микрофон кебек чаралардан торган яшьләр киңлегенә әйләнәчәк.
Шул ук вакытта Казан халкы җиңүчеләрнең йомгаклау исемлегенә йогынты ясый ала – тагын ике проект өчен тавыш бирү дәвам итә. Казанның 12 нче номерлы «Кышкы әкият. Яңа ел урманында Карсылу сәяхәте» проекты номинантлар арасында.
Тавышны «Күрше» фестиваленең телеграм-каналында биреп була. Халык тарафыннан тавыш бирүне эшләтеп җибәрү турындагы постка аңлатмаларда әлеге тәкъдим хэштегы белән видеохәбәр калдырырга кирәк. Үз тавышыңны 11 декабрь көнне 23:59 сәгатькә кадәр бирергә була.