Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.09.2019, 16:41

Макаревичның «Остраконы» һәм «Зөлайха күзләрен ача»ның премьера алды куелышы - Казанда «Аксенов-фест» узачак

Казанлылар язучы Василий Аксеновның әдәбият, кино, музыка һәм мода стиле турында беләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь, Алсу Сафина). 11-15 сентябрьдә Казанда узачак 14-нче «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестиваленең темасы Аксенов-style булачак. Казанлылар язучы Василий Аксеновның әдәбият, кино, музыка һәм мода стиле турында беләчәк. Иҗади мастер-класслар һәм очрашуларны язучының дуслары һәм хезмәттәшләре – музыкантлар, режиссерлар, рәссамнар уздырачак. Алар Василий Аксеновның сәнгать мирасына булган карашы белән уртаклашачаклар, дип сөйләде бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Фестиваль кунаклары - шагыйрьләр һәм язучылар Светлана Васильева, Алисә Ганиева, Гүзәл Яхина, журналист Татьяна Соловьева, публицист һәм нәшир Борис Куприянов, музыкант, композитор Андрей Макаревич, шулай ук кинорежиссер Евгений Цымбал, Россия мода тарихчысы Александр Васильев, киноактерлар Рамил Сабитов һәм Евгений Морозов.

11-нче сентябрьдә Аксенов йортында фестивальне ачу тантанасында шигърият, Василий Аксенов шәхесенә һәм стиленә багышланган иҗади очрашулар һәм әңгәмәләр планлаштырылган, ә Воронежның яшь язучысы Василий Нацентов үзенең «Лето мотылька» китабын тәкъдим итәчәк.

12-нче сентябрьдә шунда ук Андрей Макаревич үзенең яңа «Остраконы» әдәби эшен тәкъдим итәчәк, ә Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» романын экранлаштыру турында сөйләячәк. Кич белән В.И.Ленин исемендәге мәдәният йорты кинотеатрында әлеге фильмның бер сериясенең премьера алды куелышы булачак. Премьера алды куелышта төп рольләрнең берсен башкарган артистлар Рамил Сабитов һәм Евгений Морозов фильм режиссеры Илья Папернов белән иҗади очрашу узачак.

12-нче сентябрьдә концерт залында Россия һәм Франция мода тарихчысы Александр Васильевның иҗат кичәсе узачак.

«Йолдызлы билет» премиясен тапшыру тантанасы 13-нче сентябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак, дип хәбәр итте А.Абзалов.

14-нче сентябрьдә «Рус ПЕН-үзәгенә 30 ел» дигән иҗади очрашу узачак, әңгәмәне Рус ПЕН-үзәге президенты, язучы Евгений Попов үткәрәчәк.

Шигырьләр һәм проза Аксенов бакчасында да яңгыраячак, анда джазменнар һәм язучылар үзләренең традицион җыенын уздырачак.

Чараларга бару турында тулырак мәгълүматны Вишневский урамындагы Үзәк шәһәр китапханәсендә алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон – (843) 236-42-93.

Казан Мэры Илсур Метшин «Аксенов-фест»ны уңышлы үткәрегез дип җиткерде. «Йолдызлы билет» алачак яңа исемнәргә өметләнәбез. Кайчандыр 2015 елда әле генә үз романын бастырган («Зөләйха күзләрен ача» - мөх.иск.) Гүзәл Яхина «Йолдызлы билет» алган иде, һәм ул чыннан да аның өчен шундый булды, - диде шәһәр башлыгы. - Якты исемнәр күбрәк булсын».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 02.09.2019
Видеорепортаж
02.09.2019 13:57
Казанда 11-15 сентябрь көннәрендә «Аксенов-фест» узачак
Барлык яңалыклар