Беренче очрак 26 мартта булган
Татарстанда җылы һава торышы килү белән талпаннар активлашты. Яз башыннан Татарстанда 864 талпан тешләве теркәлгән. Беренче очрак 26 мартта булган. Шул ук вакытта талпан энцефалиты һәм боррелиоз теркәлмәгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Менә инде берничә көн салкын һава торуын исәпкә алып, тешләүләр саны кимеде. Без сезнең белән 10 градус булганда талпаннарның активлыгын югалта һәм йокы халәтенә керә икәнен хәтерлибез. Шуның белән бергә, безнең алда сезон, шуңа күрә талпаннарны тешләүдән профилактика чаралары беренче планга чыга. Аларны кулланырга кирәк», – дип ассызыклады Любовь Авдонина.
Республикада талпаннарга каршы эшкәртү дәвам итә. Гомумән алганда, 2850 гектар мәйданлы территорияне эшкәртү планлаштырыла. Бу кешеләр күпләп җыелган урыннар, иҗтимагый территорияләр – парклар һәм скверлар, җәйге сәламәтләндерү оешмалары. Бүгенгә эшләр 222,7 гектар мәйданда башкарылды.
«Идарәгә еш кына купфатирлы йортларда урнашкан бакчаларны яки торак йортлар арасындагы юлларны эшкәртү зарурлыгы турында мөрәҗәгатьләр керә. Шундук шуны әйтәсем килә: бу территорияләр республика бюджеты акчалары исәбеннән башкарыла торган эшкәртү исемлегенә керми. Бу территорияләр яшәүчеләрнең милкендә булганга, алар дезинфекцион профильнең махсуслаштырылган оешмасын чакырырга мөмкин», – дип мөрәҗәгать итте гражданнарга Любовь Авдонина.
Спикер искә төшергәнчә, 2025 елның 1 мартыннан санитар эшкәртүләр уздыра торган оешмаларның лицензиясе булырга тиеш. Рөхсәт булган оешмалар исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
11 майга кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе талпан инфекцияләрен профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә. Барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча татарстанлылар түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала: +7(843)238-98-54 (ял һәм бәйрәм көннәрендә 9:00 дан 17:00 гә кадәр), +7(843)238-53-68 һәм +7(843)238-21-74 (эш көннәрендә 9:00 дан 18:00 гә кадәр).