В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәт схемасында үзгәрешләр 46 һәм 72 нче автобуслар маршрутларына кагылачак
Казанда 36а, 46 һәм 72 нче автобус маршрутлары өчен «Залесный тыкрыгы» яңа тукталыш пункты кертелде. Шәһәр транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, ул Залесная урамындагы 86 нчы йорт янында урнашкан.
«Дубрава» торак комплексы – Экопарк – Профилакторий» һәм «Г.Камал исемендәге театр – Профилакторий» 46 нчы автобуслар Залесная урамы буйлап туннельдә борылыш белән һәм алга таба маршрут буенча йөриячәк.
Исегезгә төшерәбез, 1 августтан Татарстан башкаласында 3 нче троллейбус маршрутында «Курская урамы» яңа тукталышын керттеләр.