В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңалык театрның күченүе белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Казанда 19 ноябрьдән шәһәрдәге үзәк тукталышларның берсе исемен үзгәртә. Җәмәгать транспорты картасында «Галиәсгар Камал исемендәге театр» урынына «Иске Татар бистәсе» тукталышы күрсәтеләчәк.
Мондый карар театрның Һади Такташ урамындагы яңа бинага күчүенә бәйле рәвештә кабул ителгән. Казанның Транспорт комитетында билгеләп үтүләренчә, яңартылган исем тукталышның урнашу җирлегенә туры килә, чөнки ул Иске Татар бистәсе белән янәшә тора, шулай ук шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен навигацияне гадиләштерәчәк.
Шәһәрнең транспорт предприятиеләре үзгәрешләргә әзерлек эшләрен алып бара. Үзгәрешләр 18 автобус маршрутына - 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 23, 30, 31, 35, 35а, 47, 54, 56, 71, 72, 74, 91 номерлы автобусларга, шулай ук әлеге тукталыш аша уза торган 3, 5, 7 номерлы өч троллейбуска кагылачак.
Бу уңайдан электрон һәм стационар мәгълүмат таблолары яңартылачак, шулай ук автоинформаторлар яңадан язылачак. Исем үзгәртү эшләре транспорт хәрәкәте расписаниесенә йогынты ясамаячак.
Транспорт комитеты, буталчык хәлләр килеп чыкмасын дигән ният белән, халыкка юлга чыкканда яңа атаманы исәпкә алырга киңәш итә.