Бинаның фасады төзекләндерелгән һәм интерьерлар торгызылган
Татарстан башкаласында ТР Язучылар йортында масштаблы реставрация төгәлләнде. Тарихи бинага беренчел кыяфәт кайтарылды һәм хезмәткәрләр һәм килүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылды.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты контроле астында эшчеләр конструкцияләрне һәм түбә өслеген алыштырдылар, агач конструкцияләрне антисептик һәм уттан саклаучы пропитка белән эшкәрттеләр, подвал диварларын гидроизоляцияләделәр. Монье гөмбәзләренең өрлекләрен (түшәмәләрне) коррозия продуктларыннан чистарттылар һәм саклагыч составлар белән капладылар, диварлардагы ярыкларны ямадылар. Фасадлар ремонтланган һәм буялган, интерьерлар реставрацияләнгән, инженерлык челтәрләре алыштырылган, территория төзекләндерелгән.
Борынгы йорт архитектура сәнгатенең чын шедевры булып тора. Башка биналар арасында аны романтик модерн стилендәге чүкеп ясалган декоратив койма, дүрт яклы гөмбәзле шпиль белән тәмамлау, фасадларның калку бизәкле элементлары, мозаика идәннәре, мәрмәр тәрәзә төпләре, уеп ясалган агач элементлар һәм чүкелгән киртәләр булган нәзакәтле интерьерлар аерып тора.
Исегезгә төшерәбез, йорт XIX–XX гасырлар чигендә Казан округы элемтә юллары башлыгы Василий Макаров заказы буенча төзелгән, соңыннан ул аны танылган Казан сәүдәгәрләре һәм меценатлары Оконишниковлар гаиләсенә саткан. Совет чорында бина республика язучылар берлегенә тапшырыла.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан республикасы комитетында хәбәр итүләренчә, хәзер Оконишников йорты килүчеләр өчен кабат ачык. Ул Мөштәри урамы, 14 адресы буенча урнашкан.