В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Яратам» клубында бушлай түгәрәккә 40 укучы йөри
«Яратам» яшүсмерләр клубында яшүсмерләр өчен архитектура һәм дизайн түгәрәге ачылды. Ул республиканың «Заря» торак комплексын төзегән оешма тәкъдиме һәм ярдәме белән эшли башлаган. Бушлай түгәрәккә Казанның 40 укучысы йөри, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.
Түгәрәк дәресләре җомга көннәрендә уза һәм ике парлы блоктан тора. Ярты ел дәвамында яшүсмерләр дизайн нигезләре, архитектура тарихы, бу өлкәдәге белгечләр эшенең төп юнәлешләре, макет ясау осталыклары, шулай ук фирма стилен булдыру, шрифтлар һәм төсләр кулланып эшләү күнекмәләре белән танышачаклар. Моннан тыш, яшүсмерләр сәнәгать һәм тирәлек дизайны кебек дисциплиналарны өйрәнәчәк. Курс азагында балаларга шәһәр мохитен яхшыртуга юнәлдерелгән индивидуаль һәм төркемле проектларны якларга туры киләчәк.
«Мондый төр дәресләргә ата-аналар һәм балалар тарафыннан ихтыяҗ бик зур иде. Без укучыларыбызга дизайн һәм архитектура белән бәйле иҗади юнәлештә үсү мөмкинлеге булдырып карадык, әмма һәр гаиләнең дә бу өлкәдә кыйммәтле курсларга йөрү мөмкинлеге юк. Безнең әлеге теләгебезне тормышка ашырган һәм шәһәр егетләренә шушы юнәлештә шөгыльләнергә шартлар тудырган күптәнге партнерыбыз «Заря» оешмасына ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез», – дип билгеләп үтте «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Екатерина Согрина.
Яшүсмерләр белән дәресләрне архитектор Руслан Гыйльманов үткәрә. Программа нигезендә теория дә, практика да өйрәнелә. Түгәрәккә йөрүчеләр өчен төзелә торган объектларга экскурсияләр һәм танылган белгечләрдән остаханәләр оештырыла.
«Безгә яшүсмерләрне әлеге иҗат юнәлеше белән таныштыру, аларга яңа кызыклы белемнәр бирү, үз сәләтләрен ачарга ярдәм итү бик мөһим. Һәм, әлбәттә, киләчәктә түгәрәккә йөрүчеләр арасында дизайн, архитектура өлкәсендә яңа «йолдызлар» кабынса, бик шат булачакбыз», - диде «Заря» оешмасы генераль директоры Анна Маршева.
Әлеге проект «Заря» республика төзүчесе һәм «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең беренче уртак чарасы гына түгел инде. 2023-2024 уку елында Казанда «Тарихи зарядка» социаль проекты уңышлы гамәлгә ашырылган, анда 323 укучы катнашкан. Яшь шәһәрлеләр өчен Ульянов-Ленин урамы һәм якындагы тыкрыклар буйлап җәяүле экскурсияләр үткәрелгән, алар шулай ук җирле музейларда һәм интеллектуаль квизларда булганнар.