В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта биредә ремонт эшләре алып барыла
Фото: Марат Мөгыйнов
Фатирда үзенчәлекле балаларны гади күнекмәләргә өйрәтәләр: җыештырырга, юарга, тегәргә, пешерергә, гөлләрне карарга һ.б. Әлеге гамәлләрнең һәрберсе балалардан зур көч таләп итә, әмма мондый күнегүләр аларга киләчәктә көнкүрештә мөстәкыйльрәк булырга яки мөстәкыйль олы тормыш алып барырга мөмкинлек бирәчәк.
Проект Президент грантлары фонды, шәһәр Башкарма комитеты һәм Совет районы администрациясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда сәламәтлекләрендә менталь үзенчәлекләр булган балалар өчен беренче уку-күнекмә фатиры узган елның җәендә Казанның Зәкиев урамында ачылды. Биредә ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин булды, ул үзенчәлекле балаларның әти-әниләре белән аралашу барышында шәһәрнең һәр районында шундый фатирлар ачарга кушты. Шул ук вакытта ул куратор һәм проект авторы Светлана Сафиуллинага җиһазлар сатып алу өчен 100 мең сум күләмендә сертификат тапшырды.
Июнь аенда проектның быелгы Президент грантлары фондының икенче конкурсында иң яхшыларның берсе дип танылуы һәм хәзер масштабы артачагы билгеле булды.
Икенче фатир ярдәмендә катнашучылар өчен яшь чиге 18 яшькә кадәр күтәреләчәк, шөгыльләнүчеләр саны 150 кешегә кадәр артачак, уку юнәлешләре күбрәк булачак, дип хәбәр иттеләр «Просто другие» җирле шәһәр иҗтимагый оешмасында.
Хәзер махсус җиһазландырылган ике фатирда – Зәкиев урамы, 11 адресы буенча урнашкан биш бүлмәле, Минск урамы, 20 адресы буенча урнашкан өч бүлмәледә – мөһим функциональ күнекмәләргә һәм тормыш компетенцияләренә психик тайпылышлары булган балаларны һәм яшүсмерләрне өйрәтү буенча индивидуаль һәм төркемле сессияләр үткәреләчәк, бу аларга мөстәкыйль тормышка җайлашырга ярдәм итәчәк. Проектның мөһим миссиясе – үсешләрендә менталь тайпылышлары булган балаларны аз булса да мөстәкыйльлеккә чыгару.
Ике фатир да көн саен эшләячәк, шул исәптән «Ял көне клубы» да каралган. Проектта социаль педагоглар, тьюторлар, үз-үзеңне тотышны гамәли анализлау өлкәсендә белгечләр катнаша.
Волонтер-тьюторлар белән эшне киңәйтү дә планлаштырыла. Беренче проект кысаларында Казан педагогика көллиятеннән профильле юнәлеш студентларын эшкә җәлеп иткәннәр. Алар махсус укулар узган һәм уку практикасы буларак махсус балалар белән эшләү тәҗрибәсе алганнар. Яңа проектта Казан дәүләт медицина университеты студентлары катнашачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан Мэриясе ярдәме белән проект һөнәри юнәлешләрне көчәйтте: кулинар күнекмәләр, иҗат, фото- һәм видео юнәлешләргә өйрәтү, шулай ук компьютер грамоталылыгы барлыкка килде.
Шулай ук команда һәм тьюторлар өчен укыту семинарлары һәм методик очрашулар үткәрү күздә тотыла. Ә ата-аналар өчен белем бирү очрашулары һәм психологик ярдәм каралачак.
Нәтиҗәдә, 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге 150 бала һәм яшүсмер әһәмиятле тормыш компетенцияләрен үзләштерә һәм киләчәктә мәшгульлекнең нигезе була алырлык һөнәри күнекмәләр ала алачак.
Яңа уку-күнекмә фатиры көзгә беренче кунакларны кабул итәр дип көтелә.