Акция Җиңү проспекты, 85 адресы буенча урнашкан Республика кан үзәгендә оештырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). 15-нче сентябрьдә Казанда көзге донорлык акциясе узачак. Кан бирүче 18- 45 яшьлек, ким дигәндә 55 килограмм авырлыкта һәм медицина ягыннан донациягә каршылыклары булмаска тиеш.
Акция Җиңү проспекты, 85 адресы буенча урнашкан Республика кан үзәгендә 8.00-дән 12.00-гә кадәр узачак, дип хәбәр итә «Мәрхәмәтле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы. Барлык донорлар үзләре белән паспорт һәм СНИЛС алып килергә тиеш. Акциягә кушылырга теләүчеләргә сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Донорларның шулай ук белешмә белән танышуын сорыйлар. Донациягә кадәр 72 сәгать кала аспирин һәм анальгетик дарулар кабул итәргә ярамый, процедурага кадәр 48 сәгать кала исерткеч эчемлекләрләр кулланмаска кирәк. Төнге сменадан соң кан бирергә киңәш ителми – организм 8 сәгать ял итәргә тиеш.
Процедура алдыннан донорларга ныклап ашарга киңәш ителә, ләкин майлы, кыздырылган, ачы һәм тозлы ризык, сөт ризыклары һәм йомырка ашамау хәерле. Донация көнендә чөгендер, кишер, банан, хөрмә җимеше кулланмыйча җиңелчә иртәнге аш ашарга кирәк. Процедурага бер сәгать кала тәмәке тартмаска кирәк.
Донорларның йогышлы, паразитар, йөрәк-кан тамырлары һәм башка авырулары булмаска тиеш.
Шулай ук кан үзәге сайтының төп битендә «донор светофоры» урнаштырылган. Анда яшел төс белән әлегә җитәрлек кан төркемнәре, сары төс белән ихтыяҗлары булган һәм кызыл белән ашыгыч рәвештә кирәк булган кан төркемнәре күрсәтелгән.