Укучылар өчен куркынычсызлык, гамәли иҗат, спортка багышланган укыту-танып-белү чаралары оештырылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы уку елына мәктәп каникуллары графигын бастырып чыгарды. Шулай итеп, көзге каникуллар 1-нче ноябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Укучылар өчен Татарстан Республикасында куркынычсызлык, гамәли иҗат, спорт, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган укыту-танып-белү чаралары оештырылачак.
Яңа ел каникуллары 29-нчы декабрьдә башланачак һәм 11-нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Шулай ук беренче сыйныф укучылары өчен 7-нче февральдән 13-нче февральгә кадәр өстәмә ял каралган.
Яз көне каникуллар 28-нче март көнне башланачак, мәктәпкә балалар 5-нче апрель көнне кайтачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте.
Җәйге каникуллар 1-нче июнь көнне башланачак һәм 31-нче августка кадәр дәвам итәчәк.
Һәр конкрет мәктәптә каникулларның төгәл датасын уку йортында белергә кирәк. 2021-2022 уку елына каникуллар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә билгеләнә.