Республикада беренче тапкыр сирәк күчмә кош – поляр казы кышлаган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы март). Быелгы кыш Татарстанда чыршы чукырлары һәм миләш чыпчыкларының күплеге белән истә калды. Республикада беренче тапкыр сирәк күчмә кош – поляр казының кышлаганын күргәннәр, аны Казан күлләрендә берничә ай дәвамында күзәтергә мөмкин.
КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов сөйләвенчә, 2021 елда Татарстанда 68 төр кош кышлаган, шуларның 14 е – күчмә кошлар. Бу саннар кышкы уртача һава температурасына карап ел саен үзгәрә.
Күчмә кошлар гадәттә Татарстанга март аенда кайта башлый. «Очып кайтуларның билгеле бер тәртибе бар. Кошлар климат шартларына туры китереп киләләр. Быелгы мартта кырык градуслы салкыннар юк, шуңа күрә кошлар гадәттәгечә кайталар», - дип аңлатты И.Рәхимов.
Аның сүзләренчә, кошлар май уртасына кадәр кайтачак. Язның беренче хәбәрчеләрен республика территориясендә, Актаныш һәм Минзәлә районнарында, күрделәр инде. 15 нче марттан соң көньяктан тургайлар, кызылтүшләр һәм сыерчыклар кайтачак, ә апрельгә якынрак үрдәкләр очып киләчәк. Май аенда Татарстанда шәүлегәннәр һәм сандугачлар күренәчәк, дип хәбәр ителә КФУ сайтында.