Сәхнәгә шәһәр филармониясе солистлары чыгачак
7 нче августта П.Чайковский исемендәге 1 нче музыка мәктәбе ишегалдында «Мәдәни мохит» проектының чираттагы концерты булачак.
Шәһәр халкы һәм кунаклары каршында ТРның халык артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендә, Казан шәһәр филармониясе солистлары белән берлектә «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры чыгыш ясаячак.
Чарага керү ирекле. Башлану вакыты: 18:30, дип хәбәр иттеләр Татарстан башкаласы мәдәният идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда шулай ук «Урын гение» проекты очрашулары дәвам итә. П.Чайковский исемендәге 1 нче музыка мәктәбе ишегалдында һәр пәнҗешәмбе саен иҗат коллективлары чыгыш ясый. Бу мәйдан учреждениенең капиталь ремонтыннан соң ачылды. Анда сәхнә һәм 200 кеше сыешлы импровизацияләнгән тамашачылар залы урнаштырылды.
Яңа зур булмаган җәмәгать киңлеген казанлылар тиз яратып өлгерде, узган җәйдә ул территориядә 10 концерт үткәрелде.