В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программа 11:00 сәгатьтә башлана
Денис Гордийко фотосы
15 февральдә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Бу уңайдан Казанда тантаналы чаралар узачак.
Истәлекле көн 11:00 сәгатьтә 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана.
Төп чара 12:00 сәгатькә билгеләнгән: Татарстан Республикасы Милли музееның киңәшмәләр залында бөтен дөньяга мәгълүм «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсе киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Төп нөсхә музей фондларыннан тантаналы рәвештә Росгвардия каравылы ярдәмендә чыгарылачак. Программа кысаларында Ваһапов фестивале лауреаты Ирек Хаммадиев «Җәлил» операсыннан өзек башкарачак.
Чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова да катнашыр дип көтелә. Кунаклар алдында шулай ук Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә җиңүчеләр чыгыш ясаячак, алар шагыйрьнең татар, рус һәм төрек телләрендәге шигырьләрен укыячак.
Программа «Муса Җәлил – батырлык һәм хөрлек тавышы» күргәзмәсе буенча экскурсия белән тәмамланачак. Экспозициядә патриот шагыйрьнең үзенчәлекле документлары, кулъязмалары һәм шәхси әйберләре, шулай ук Җәлиловларның 1930–1940 еллардагы гаилә архивы тупланган.
Татарстан Республикасы Милли музеенда әлеге күргәзмә 22 апрельгә кадәр дәвам итә.