В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайбер остаханәләрдә катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Атна дәвамында Татарстан башкаласының берничә яшүсмерләр клубында бушлай очрашулар узачак. Казанлылар өчен оригами, сәйлән үрү, сөйләм осталыгы, каратэ һ.б. буенча төрле остаханәләр эшләячәк.
Иртәгә, 11 ноябрьдә, «Кояш нуры» клубында (Зәкиев урамы, 25а) яшьләр өчен оригами буенча остаханә үткәрелә. Теләге булган һәр кешене 18:00 сәгатьтә көтәләр, остаханәгә язылу өчен телефон номеры: +7 (987)234-56-95.
12 ноябрьдә «Арабеска» клубында (Сафиуллин урамы, 50) яшь казанлылар Әниләр көненә махсус кәгазьдән чәчәк бәйләме ясый алачак. Остаханә 13:00 сәгатьтә үз эшен башлап җибәрә. Теркәлү өчен телефон номеры: +7 (843)268-17-80.
13 ноябрьдә «Юни» клубында (Горький шоссесы, 43/1) 15:00 сәгатьтә сәйлән үрү буенча ачык дәрес узачак. Шул ук көнне 17:00 сәгатьтә яшьләрне «Арена» клубына (Симонов урамы, 6) акрил буяулар кулланып шоперны бизәү остаханәсенә чакыралар. Очрашуга килү өчен, +7(987)292-71-25 телефон номерына шалтыратып, алдан язылырга була. 19:00 сәгатьтә яшүсмерләр «Энергетик» клубында (Гудованцев урамы, 45) каратэ буенча осталыкларын сынап карый алачак.
15 ноябрьдә «Витамин» клубында (Г.Державин урамы, 3к3) 12:00 сәгатьтә сөйләм осталыгы буенча остаханә оештырыла. Теләге булган һәр кеше шул ук көнне 15:00 сәгатьтә «Борыч» клубы базасында (Ямашев урамы, 54/3) фетр тукымадан энә савытларын ясарга өйрәнәчәк. Сәхнә хәрәкәтләрен һәм бию аша сыгылмалыкны үстерүгә юнәлдерелгән остаханә эше шимбәне йомгаклау чарасы булачак. Ул 18:30 сәгатьтә «Феникс» клубында (Восстание урамы, 38) уза.
Киләсе сишәмбедә, 18 ноябрь көнне, «Икар» клубында (Рәхимов урамы, 23) 18:00 сәгатьтә яшьләр өчен өстәл уеннары чемпионаты оештырыла, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.
Алдарак 20 ноябрьдә «Яратам» клубында «Тормыш – ул мизгелләр җыелмасы» дигән квиз-уен уздырылуы хакында хәбәр ителгән иде. Чарада җиде кешедән торган командалар катнаша ала.