Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.10.2022, 14:37

«Казан – ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы – 2022» программасы чараларын оештыручылар волонтерлар җыя

Волонтерлар 8 нче октябрьгә кадәр гариза бирә ала.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы октябрь). «Казан – ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы – 2022» программасы кысаларында узачак чараларны оештыручылар волонтерлар туплый. Волонтерлар 8 нче октябрьгә кадәр гариза бирә ала.

Мәҗбүри таләпләрдән – инглиз телен Intermediate һәм аннан да югарырак дәрәҗәдә белү, волонтерлык тәҗрибәсе һәм халыкара чараларда үзеңне күрсәтү теләге, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы үзенең Telegram-каналында.

Волонтерларга октябрьдә Казанда узачак чараларда ярдәм итәргә туры киләчәк. Аларның беренчесе – Заманча мөселман мәдәниятенең халыкара яшьләр фестивале Татарстан Республикасы башкаласында 25-30 нчы октябрьдә узачак. Чара Россия төбәкләренең һәм ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең театр, хореография, музыка, сынлы сәнгать һәм кино белән мавыгучы авторларын, башкаручыларын һәм иҗат коллективларын берләштерәчәк.

Икенче вакыйга – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең киберспорт буенча халыкара яшьләр чемпионаты – Казанда 29 нчы һәм 30 нчы октябрьдә узачак. Ярышларда катнашучылар киберспортта үз осталыкларын күрсәтә һәм үз илләрен халыкара ярышларда тәкъдим итә алачак, дип хәбәр ителә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Казан – ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы – 2022» берләшмәсендә.

Исегезгә төшерәбез, Казанга «Ислам хезмәттәшлеге оешмасы – 2022 яшьләр башкаласы» статусын бирү турындагы карар Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр форумы идарәсе утырышында кабул ителде. Моңа кадәр Казанда әлеге статус кысаларында Глобаль яшьләр саммиты узды. Чара 67 илдән 300 кешене берләштерде. Ратушада узган саммитның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин катнашты.
Барлык яңалыклар