В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ирекле ярдәмчеләр атташелар эше, ММЧ белән хезмәттәшлек, чаралар оештыру, кунакларны координацияләү тәҗрибәсен алачак.
Фото: Денис Гордийко
Таләпләрнең берсе – Казанда яшәү, мәҗбүри инглиз телен белү, ә француз һәм гарәп телен белү өстенлек булачак. Анкетаны сылтама буенча тутырырга мөмкин.
Волонтерлар атташе эше тәҗрибәсен, ММЧ белән хезмәттәшлек итү, сессияләр, күргәзмәләр һәм штаблар оештыру, кунакларны каршы алу, озату һәм туклануын координацияләү тәҗрибәсен ала алачаклар.
Саммит чаралары 27-30 нчы августта узачак, кайбер мәйданчыкларның эше 26 нчы августта башланачак. Ирекле ярдәмчеләргә экипировка бирәчәкләр һәм туклану белән тәэмин итәчәкләр, дип хәбәр ителә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының (ИХО) яшьләр башкаласы – 2022» берләшмәсендә.
Казан глобаль яшьләр саммитын ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Ислам хезмәттәшлеге яшьләр форумы Яшьләр дипломатиясе академиясе һәм ТР «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды белән берлектә оештыра. Чара «Казан – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы» халыкара программасы кысаларында узачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанга ИХО – 2022 Яшьләр башкаласы статусын бирү турында карар ИХО яшьләр форумы идарәсе утырышында кабул ителде.