В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бинаның пыяла түбәсе төзекләндереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март, Екатерина Виславская). Казан зооботаника бакчасы оранжереясы техник сәбәпләр аркасында вакытлыча ябылды.
“Оранжерея пыяла түбәне төзекләндерү вакытына ябылды, - дип аңлатты гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Гүзәл Горбанева. – Эшләрне башкарырга рөхсәт алып, җитешсезлекләрне бетергәч, оранжерея яңадан ачылачак”.
Казан зооботаника бакчасы оранжереясы мәдәни мирас һәйкәле булып тора. Анда тропик һәм субтропик климат үсемлекләре үстерелә. Зооботаника бакчасында ул иң популяр урын булп тора – тамашачылар үсемлекләрнең сирәк төрләрен күреп кенә калмыйча, алар янында фотога да төшә алалар.