БГӘ Хакимиятенең бәхет министры “Игелекле Казан” проектын югары бәяләде һәм Татарстан башкаласына килергә планлаштыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең бәхет министры Охуд Әл Руминың шәхси чакыруы буенча Казан делегациясе11-13 февральдә Дубай шәһәрендә үтә торган VI Дөнья хәкимият саммитында катнаша. Казан делегациясе составына Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов һәм Казан шәһәр Думасы депутаты, “Игелекле фудтрак” проектын тудыручы Рөстәм Рамазанов керде.
12 февральдә саммит кысаларында Охуд Әл Руми һәм Дамир Фәттаховның ике яклы очрашуы үтте. Анда 2016 елда Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы белән барлыкка китерелгән “Игелекле Казан” проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Анда хәйрия фондлары белән хезмәттәшлек итүнең системалы принциплары турында сөйләделәр. Төп социаль проектлар арасында “Яхшы куллар”, “Игелекле фудтрак”, “Бала тартамчыгы”, Анжела Вавилова ис.хоспис һәм Роналд Макдоналд Йорты, “Ярдәм” мәчете каршындагы уникаль реабелитация үзәге, “Игелекле Казан” форумы һәм “Игелекле дулкын” фестивале билгеләп үтелде.
Дамир Фәттахов ассызыклап үткәнчә, әлеге проектларны гамәлгә ашыру хакимият, коммерцияле булмаган сектор, бизнес һәм шәхси хәйриячеләрнең партнерлык принципларына нигезләнеп башкарыла.
Бәхет министры Охуд Әл Руми билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән проектлар конкерт шәһәрдә яшәүче кешеләр өчен генә әһәмиятле булмыйча, бәлки бөтен дөньяга иминлек һәм бәхет тарату трендына үз өлешен кертә. Министр Казан Мэрына 2018 елның декабрендә “Игелекле Казан” III Ачык форумында катнашырга чакыруы өчен рәхмәтен белдерде.
VI Дөнья хәкимият саммиты 11-13 февральдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы – Дубайда үтә. 2013 елдан саммит хакимият һәм әйдәп баручы экспертлар катнашында дөнья трендлары турында фикер алышу өчен глобаль мәйданчыкка әверелде. Төрле елларда саммит спикерлары булып БМО экс-генераль секретаре Пан Ги Мун, Бөтендөнья банкы президенты Джим Ен Ким, Халыкара валюта фонды җитәкче-директоры Кристин Лагард, АКШ экс-Президенты Барак Обама, дөнья күләмендә танылган уйлап табучы һәм эшмәкәр Илон Маск һ.б. торды. Быел саммитта 150 ил вәкиле һәм 16 халыкара оешма җитәкчесе катнаша.
Икенче ел рәттән саммит кысаларында БГӘ Бәхет министрлыгы инициативасы белән Бәхет турында глобаль диалог оештырыла. Көн тәртибенә бөтен дөнья халкын, аларның яшенә, милләтенә, социаль статусына карамастан, иминлек белән тәэмин итү соравы куелган.
Экспертлар арасында –бәхетнең төрле аспектларын өйрәнү белән шөгыльләнүче Бөек Британия, АКШ, Австралия, Нидерланд галимнәре, скандинав илләрендә бәхет турындагы бестселлерлар авторлары, футурологлар, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, Hawn Foundation хәйрия оешмасына нигез салучы, Оскар премиясен откан актриса Голди Хоун.