Әлеге мәйданчык халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм үстерүгә ярдәм итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Казан тәҗрибәсен 2018 елгы Гуанчжоу шәһәр инновацияләре халыкара премиясе финалистларының онлайн-конференциясендә тәкъдим иттеләр. Кичә дөньяның төрле шәһәрләре вәкилләре шәһәр инновацияләренең 2030 елга кадәр БМО билгеләгән Тотрыклы үсеш максатларын (ЦУР) гамәлгә ашыруга ничек ярдәм итүе турында фикер алышты. Казан белән беррәттән Милан (Италия), Утрехт (Нидерландлар) һәм Санта-Ана (Коста-Рика) вәкилләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Гуанчжоу шәһәр инновацияләренең халыкара премиясе - шәһәрләр һәм төбәкләрнең социаль, икътисадый үсешен һәм экологик тотрыклылыгын тәэмин итүдә инновацион эшчәнлекнең уңышлы тәҗрибәләре белән алмашу мәйданчыгы. Бу, үз чиратында, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм үстерүгә ярдәм итә.
Онлайн-конференциядә Казан тәҗрибәсен Казан шәһәр Думасының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе башлыгы Руслан Галиәхмәтов тәкъдим итте. Очрашуда ул Тотрыклы үсеш максатлары, үзенең социаль-икътисадый хәленә карамастан, теләсә кайсы шәһәр гамәлгә ашырырга мөмкин, дип ассызыклады. Р.Галиәхмәтов үзенең докладында Казанның Тотрыклы үсеш максатлары казанышлары юлында очраган проблемаларга зур игътибар бирде. Алар арасында мәдәни мирасны саклау, тотрыклы әйләнә-тирә мохит булдыру, шәһәр халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру бар. Ул ассызыклаганча, әйләнә-тирә мохит һәм үсеш проблемалары комплекслы нигездә хәл ителергә тиеш, нәкъ менә шуңа күрә Татарстан башкаласында «Мәдәни үзара аңлашу», «Экологик үсеш», «Сәламәт Казан» проектлары гамәлгә ашырылды.
Р.Галиәхмәтов билгеләп үткәнчә, Казан тәҗрибәсе социаль гармонияне тәэмин итүдә, граждан җәмгыятенең көчле һәм сәламәт нигезләрен булдыруда, шулай ук тотрыклы экологик үсеш формалаштыруда шундый ук чакырулар белән очраша торган башка шәһәрләргә дә файдалы булырга мөмкин, дип хәбәр итә Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Казан беренче тапкыр Гуанчжоу шәһәр инновацияләренең IV Халыкара премиясе финалистлары арасына керде. Ул 2012 елдан тапшырыла. 2018 елга кадәр Россия шәһәре премиянең финалына бер генә тапкыр чыкты: 2012 елда Пермь финалистларның берсе булды.