Бүген Казан табиблары карамагында 60 машина бар, алар белән чакыруларга хезмәт күрсәтәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). Медицина персоналын йөртү буенча Казан хастаханәсе һәм поликлиникаларының «Яндекс» компаниясе белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе илнең башка шәһәрләренә таратылачак. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча шәһәр штабында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте. Көндәлек штабны видеоэлемтә режимында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин үткәрде.
Табиблар «Яндекс» сервисыннан бушлай файдалана ала торган эксперимент уңышлы дип табылган һәм хәзер аны гамәлгә ашыру өчен илнең башка шәһәрләренә тәкъдим итү планлаштырыла, дип хәбәр итте В.Жаворонков. «Яндекс.Такси» хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге Казан хастаханәләрендә һәм поликлиникаларында медицина бригадаларына йөкләнешне киметергә ярдәм итте һәм медицина персоналының мобильлеген арттырды. «Яндекс.Такси» машиналарында хезмәттәшлек иткән вакытта табиблар 6400 мәртәбә чыккан.
Исегезгә төшерәбез, беренче атнада компания бушлай эшләде. Элегрәк Казан Мэры инициативасы буенча шәһәр Башкарма комитеты медицина чакыруларына өйдә хезмәт күрсәтү өчен шәһәр поликлиникаларына 15 хезмәт автомобиле тапшырган иде. Бер атна эчендә алар 2 мең чакыру үтәгән. Соңрак хезмәт машиналары волонтерлык штабына азык-төлекне һәм кирәкле башка товарларны өлкән гражданнарга китерү өчен тапшырылды.
Шәһәр штабында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров Казан мәктәпләрендә дистанцион укуның беренче көне нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, көннең беренче яртысында аерым мәсьәләләрне хәл итү кирәк булган.
Моннан тыш, ул бүгенге көнгә мәктәп укучыларының ташламалы категориясе өчен ике атнага азык-төлек җыелмаларының 79%-ы бирелгән, шулай ук төрле хәйрия проектлары белән эш алып барыла, дип хәбәр итте. Шулай итеп, KazanExpress компаниясе социаль хезмәт исемлекләре буенча мохтаҗ Казан пенсионерларына 10 мең азык-төлек «Игелек тартмасы»н таратуга кереште.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, пассажир агымының 144 меңгә кадәр бераз артуы сәбәпле, кичә маршрутларга өстәмә 20 автобус чыгарылды. Исегезгә төшерәбез, үзизоляция режимы кертелгәнче, Казанда көндәлек пассажирлар агымы 808 мең пассажир тәшкил иткән.
Блокпостларда полиция хезмәткәрләрен тәэмин итү турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, шәһәрдә оператив хәл тыныч саклана.