Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.11.2022, 16:15

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Казанның тәҗрибәсен Андондагы Тарихи шәһәрләр лигасы конференциясендә тәкъдим иттеләр

Чара 65 дәүләттән 125 шәһәр вәкилен берләштерде.

Фото: Екатерина Красуцкая

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче ноябрь). Көньяк Кореяның Андон шәһәрендә Тарихи шәһәрләр лигасының XVIII бөтендөнья конференциясе уза, анда казанны муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова тәкъдим итте. Конференция 65 дәүләттән лигада катнашучы 125 шәһәр вәкилен берләштерде.

«Иҗтимагый юнәлешле тотрыклы тарихи шәһәрләр» түгәрәк өстәлендәге чыгышында Е.Лодвигова Казанда мәдәни мирас объектларын саклау буенча нинди инициативалар тормышка ашырылуы турында сөйләде һәм Казан Кремле, Иске Татар бистәсе һәм Алафузов театрын мисал итеп китерде.

Ул шулай ук мондый эшнең Казанда 20 елга якын дәвам итүен ассызыклады. Анда шәһәр һәм республика хакимияте, төрле тармак белгечләре һәм битараф булмаган халык катнаша. «Безнең бурыч – мирасны саклау буенча эшне дәвам итү: истәлекле урыннарны торгызу, урамнарның, мәйданнарның, уңайлы ишегалларының һәм яр буйларының уникаль атмосферасын саклап калу, моннан тыш, аларны кирәкле һәм кызыклы итү», – диде спикер һәм бу өлкәдәге эш тәҗрибәсен ачык бәяләү өчен чарада катнашучыларны Казанга чакырды.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук Киото Мэры (Япония), Тарихи шәһәрләр лигасы рәисе Дайсаку Кадокава, Такаяма (Япония) шәһәре Мэры Акира Танака, Османгази (Төркия) Мэры Мостафа Дундар, Куско (Перу) вице-мэры Роми Кармен Инфантас Сото һәм башкалар катнашты, дип хәбәр иттеләр Казан шәһәр Думасының халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсендә.

Шулай ук конференция кысаларында «Маскалар сәнгатенең уникальлеге һәм креативлыгы» балалар рәсеме конкурсы узды, анда Казанның 15 укучысы катнашты. Аларның эшләре сылтама буенча рәсми сайтта тәкъдим ителә.

Тарихи шәһәрләр лигасының моңа кадәрге Бөтендөнья конференциясе Татарстан Республикасы башкаласында 2021 елның 24-26 нчы июнендә узды.

Барлык яңалыклар