Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.01.2021, 14:57

Казанның газ-мотор автобусларын эксплуатацияләү тәҗрибәсен Калининград делегациясе өйрәнә

Кунаклар шәһәрнең берничә предприятиесендә булдылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Калининградтан делегация Казанга газ-мотор автобусларын эксплуатацияләү тәҗрибәсен өйрәнү өчен килде. Кунаклар, шул исәптән «Калининград шәһәре» шәһәр округы администрациясенең юл транспорт инфраструктурасын үстерү комитеты рәисе Олег Кутин һәм «Калининград-ГорТранс» МКУ директоры Александр Ершов, «2 нче номерлы ПАТП» МУП, «4 нче номерлы ПАТП» МУП, «Юл хәрәкәте белән автоматлаштырылган идарә итү системасы» МКУ, «Шәһәр паркинг пространствосын оештыручы» АҖ, «Транспорт картасы» АҖ, «Пассажирлар ташуларын оештыручы» МКУ да булдылар.

Олег Кутин билгеләп үткәнчә, бүген Калининградта газ-мотор техникасын куллану тәҗрибәсе юк. «Без газ-мотор автобусларын сатып алу өчен җитештерү буенча карар кабул итү өчен Казан тәҗрибәсен өйрәнәбез. Казанда мондый техника инде күптән кулланыла, – дип аңлатты ул. – Без транспорт предприятиеләрендә булдык, газ-мотор техникасына ничек хезмәт күрсәтелгәнен, эксплуатация режимында ничек эшләвен карадык. Әлегә нәтиҗәләр ясарга иртә – техник хисаплар әзерләргә, җитештерүчеләрне, аларның уңай һәм тискәре якларын чагыштырырга, һәм аннан соң гына карар кабул итәргә кирәк».

Шулай ук Калининградның транспорт тармагы вәкилләре ТР башкаласында парковка киңлеген оештыру белән танышты. «Парковкаларга килгәндә, без хәзер төрле төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнәбез, шул исәптән Казанның да. Соңрак инде Калининград өчен түләүле парковка киңлеген гамәлгә ашыруның нинди моделе барыннан да бигрәк туры килүе турында карар кабул итәчәкбез», – дип сөйләде О.Кутин.

Исегезгә төшерәбез, Казанда газ-мотор ягулыгында эшләүче автобусларны берничә ел элек сатып ала башладылар. Аерым алганда, футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында 350 яңа түбән идәнле уңайлы, Евро-5 экологик стандартлы автобус сатып алынган, шулардан 104 автобус газ-мотор ягулыгында эшли. Ә узган ел шәһәр пассажир транспорты автопаркы «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында алынган 73 яңа газ-мотор автобусы белән тулыланган. Гомумән алганда, соңгы 5 елда Казанның автобус паркы 423 яңа автобус белән тулыланды, бу 50%-тан артыкны тәшкил итә. Шәһәр пассажир транспорты автопаркын яңарту эше дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Барлык яңалыклар