В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Архив мәгълүматлары нигезендә гражданнар үзләренең хезмәт стажын, хезмәт хакын, социаль ташламаларны раслый ала.
Фото: Денис Гордийко
Архив эше буенча ТР Дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, гражданнар дәүләт һәм муниципаль архивларга социаль-хокукый тәэмин ителеш мәсьәләләрен хәл иткәндә кирәкле теге яки бу мәгълүматларны раслау үтенече белән мөрәҗәгать итә. Нәкъ менә шушы мәгълүмат нигезендә хезмәт стажын, хезмәт хакын, гражданга РФ законнары буенча тиешле социаль ташламаларны расларга мөмкин.
2019 елда республика архивлары 112,5 меңнән артык сорау эшкәрткән, әмма аларның 27%-ы тискәре җавап булган. Бу ябылган һәм гамәлдәге оешма җитәкчеләренең , төп юнәлешләр буенча да, хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүгә дә, кадрлар документларын алып баруга да саксыз мөнәсәбәттә булуы белән бәйле. Нәтиҗәдә документлар саклауга тапшырылмый, ә архивлар гражданнарга хезмәт стажын, социаль-хокукый характердагы башка хокукларны раслауда тискәре җавап бирергә мәҗбүр.
Шуңа бәйле рәвештә, ТР архив буенча Дәүләт комитеты оешмаларны үз эшчәнлеген документлаштыруга игътибарлырак булырга һәм мәгълүматны үз вакытында архивларга тапшырырга чакыра. Ябыла торган оешмаларның документларын Татарстан дәүләт һәм муниципаль архивларына саклауга тапшыру буенча тулы тәкъдимнәр исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.