Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче апрель). Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2022 елның 25 нче апреленнән Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының
махсус чыгарылышы басылды.
Анда Казан шәһәр Думасының Казан шәһәренең төзелеш тармагының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре; Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2021 елга бюджеты үтәлеше; инвестицион проектлар буенча конкурс нигезендә муниципаль гарантияләр бирү; Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча ачык тыңлаулар үткәрү; Казан шәһәр Думасының закон чыгару инициативасы турындагы һ.б. карарлары урын алган.