Анда Казан шәһәр Думасы карарлары бар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче апрель). Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының 2023 елның 20 нче апреленнән махсус чыгарылышы басылды.
Анда Казан шәһәре халкы арасында наркотикларны профилактикалау, тәмәке тарту һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру; 2022 елда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты үтәлеше; «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджеты турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү; «Җир салымы турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәреш кертү; Социаль ипотека программасы буенча торак урыннары алуда кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ булган Казан шәһәрендә яшәүчеләр турында һәм башка документлар бар.