Документ шәһәр Думасының XXXVIII хисап сессиясендә кабул ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Казанның 2040 елга кадәр Генераль планы Казан муниципаль берәмлеге документлары һәм хокукый актлары җыентыгының 2020 елның 6-нчы мартындагы махсус чыгарылышында урын алды. Документ шәһәр Думасының XXXVIII хисап сессиясендә кабул ителде һәм бүгенге көннән үз көченә керә.
Яңа Генплан нигезендә, 2035 елга Казанда яшелләндерелгән җәмәгать киңлекләрен 40%-ка - 12 мең гектарга кадәр арттыру планлаштырыла. Шәһәрдә 11 яңа яр буе, 600 сквер һәм мини-сквер, шулай ук җәяүлеләр бульварлары челтәре барлыкка киләчәк.
Якындагы 20 елга 356 чакрым урам һәм юл төзелеше каралган, шуның аркасында урам-юл челтәре озынлыгы 2203 чакрымга кадәр артачак. Моннан тыш, 57 чишелеш төзү планлаштырыла, бу хәзерге вакыт белән чагыштырганда 2,3 тапкыр күбрәк.
Казанның Генераль планы белән 43 сәламәтлек саклау объекты, шул исәптән тәүлек буе эшли торган 6 стационар һәм 10 поликлиника ачу мөмкинлеге булдырылды. Казан мәктәпләрендә 274 меңнән артык яңа урын, мәктәпкәчә учреждениеләрдә 128 меңнән артык урын барлыкка киләчәк. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 11,8 меңнән артык яңа урын булдырылачак.
Генпланны гамәлгә ашыру шартларында элеккеге сәнәгать зоналары һәм бушлыклар комплекслы үсеш алган яңа районнарга әйләнәчәк. Киләсе 20 елга шәһәрнең өстенлекле «үсеш нокталары» булып шәһәрнең төрле өлешләрендә урнашкан 13 территория торачак.
Казан муниципаль берәмлеге документлары һәм хокукый актлары җыентыгының махсус чыгарылышы өч өлештән тора.
2020 елның 6-нчы мартындагы махсус чыгарылыш. 1 өлеш
2020 елның 6-нчы мартындагы махсус чыгарылыш. 2 өлеш
2020 елның 6-нчы мартындагы махсус чыгарылыш. 3 өлеш