В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яхшы автобус йөртүчесе исеменә ярышларда алты тапкыр катнашкан ПАТП №2 МУП хезмәткәре Андрей Митрофанов лаек булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар арасындагы һөнәри осталык буенча бәйгедә җиңүчеләр билгеле булды. Ачык ярышлар бүген Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты көне алдыннан “Казан Арена” футбол стадионы мәйданчыгында үттеләр.
“Бәйгенең иң яшь катнашучысы” ИП Беляев автобус йөртүчесе Сергей Андреевка булды. “Иң тәҗрибәле автобус йөртүчесе” исеме “Республика Автовокзалы” ҖЧҖ хезмәткәре Илгиз Галиуллинга бирелде. Ул шулай ук уртача сыйдырышлы автобуслар арасында шәхси зачетта беренче урынны яулады. Күп кеше сыйдырышлы автобусларга килгәндә, биредә икенче ел рәттән “ПАТП №2” МУП хезмәткәре, ярышларда алтынчы тапкыр катнашучы Андрей Митрофанов җиңде. Кондукторлар арасында иң яхшысы булып “ПАТП №2” МУП хезмәткәре Юлия Яшина табылды.
Команда зачетына килгәндә, беренче урын һәм Казан даныны Бөтенроссия ярышларында яклау хокукы “ПАТП №2” МУП командасына бирелде. Икче урында – “ПАТП №4” МУП җыелмасы. Өченче урында – “КПАТП №9” ҖЧҖ.
Искәртергә кирәк, бүген 10 команда составында күп төрле ярышларда Казанның автотранспорт предприятиеләре вәкилләре үзара көч сынашты. Автобус йөртүчеләр “елан”, киртәләрне урап үтү, туктау, импровизацияләнгән гаражга керү, юл йөрү кагыйдәләрен белү һ.б. ярышларда сыналдылар. Кондукторлар акча белән эшләү тәртибен белүләрен, пассажирларга хезмәт күрсәтү, ихтирамлы мөгамәлә, һәм төрле шартларда үзләрен тоту кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр. Бәйге Казанда 2006 елдан уздырыла.