Турнирда Татарстан башкаласыннан һәм Санкт-Петербургтан 29 спортчы катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль). Казанда узган ял көннәрендә го буенча шәһәр Мэрының беренче кубогы призлары уйнатылды. Турнирда Татарстан башкаласыннан һәм Санкт-Петербургтан 29 спортчы катнашты.
Җиңүчеләр һәм призерлар өч категориядә билгеләнде: ир-атлар, хатын-кызлар һәм кызлар, 20 яшькә кадәрге егетләр. Ир-атлар арасында беренче урынны Игорь Немлий алды, икенче урынны - Илдар Альмөхәммәтов, өченче урынны - Илгиз Саукинас. Хатын-кызлар һәм кызлар арасында Азалия Гималетдинова, Ләйсән Сәхабетдинова һәм Ксения Талалаева призерлар өчлегенә керде. 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында алтын медальне - Әскәр Хөсәенов, көмешне - Сәгыйт Гыймалетдинов һәм бронза медальне Анджей Хафизов яулады.
Ярышлар ике көн дәвамында Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча олимпия резервы мәктәбендә буенча узды. Ярышлар Мак-Магон системасы буенча биш турда оештырылды, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Го федерациясендә.