В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
9 нчы июльдә республиканың барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары узачак.
Фото: Денис Гордийко
Казанда бу көнне чаралар үткәрүнең чираттагы тәртибе билгеләнде:
02:30 – иртәнге намаз;
02:35 – Коръән уку;
03:10 – бәйрәм вәгазе;
03:41 – гает намазы;
03:45 – гарәп телендә вәгазь, Коръән уку, дога кылу.
Бәйрәм намазыннан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу йолалары башланачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Корбан гаетен бәйрәм итү датасы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән расланды.