В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә дизайнерлар һәм рәссамнар проектларының 40 тан артык эше һәм фотографияләре бар
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче сентябрь). Казан Кремленең «Манеж» күргәзмә залында 13 нче сентябрьдә «Фантастик Пластик» экокүргәзмәсе ачылачак. Экспозициядә эшкәртелгән пластиктан Россия һәм чит ил дизайнерлары, рәссамнары тарафыннан эшләнгән проектларның 40 тан артык эше һәм фотосурәтләре бар.
Килүчеләр велосипед сумкасын, «Дженга» өстәл уенын, аксессуарларны, күзлек кысаларын, кашпо һәм интерьер предметларын күрә алачак.
Күргәзмәнең бурычы – пластикның нинди сыйфатларга ия булуын күрсәтү генә түгел, ә кунакларны мөстәкыйль рәвештә аны куллану ысулларын табарга өйрәтү дә. Экспозиция Мәскәү дизайн музее тарафыннан «Яхшы эшләр формуласы» СИБУР социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә оештырылган. Моңа кадәр күргәзмәне Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Воронежда һәм башка шәһәрләрдә тәкъдим иттеләр.
Экспозицияне 12 нче ноябрьгә кадәр күрергә мөмкин булачак. Керү ирекле, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.