В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа терминаллар Казан трамвайларында һәм троллейбусларында барлыкка килде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь, Екатерина Виславская). Казанның җәмәгать электр транспортының барлык төрләрендә, аерым алганда трамвай, троллейбус һәм метрополитенда акчасыз түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Махсус валидаторлар онлайн-касса принципы белән эшли һәм пассажирларга чек бирәләр.
Казанлылар һәм туристлар йөрү өчен гадәти транспорт карталары, юл йөрү билетлары, шулай ук PayPass системасы белән банк карталары, NFC системалы мобиль телефоннарыннан файдалана алалар. Пассажирларга билет урынына чек бирелә. Шундый ук “билет” акча түләүчеләргә дә бирелә.
Метрода жетоннар сату терминаллары янына килергә туры килмәячәк – кайбер турникетларга банк картасын якын китереп кенә түләп була торган җайланмалар урнаштырылган.