Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.12.2018, 13:24

"Чыршы" операциясе: бер рейд эчендә Казанда 100 ылыслы агач тартып алынды

Махсус операция декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Казанда "Чыршы" операциясе дәвам итә, аның барышында полиция патрульләре законсыз рәвештә агач кисү һәм сату фактларын ачыклау буенча рейдлар үткәрәчәк, ЮХИДИ инспекторлары зур йөк транспорты өстеннән күзәтчелекне көчәйтәчәк, шулай ук чыршы базарлары контрольгә алыначак. Соңгы рейдларның берсендә генә дә полиция хезмәткәрләре 100 чыршы алган.

Рейдларның берсе Идел буе районы территориясендә узды. Полиция участок вәкаләтлеләре, район хакимияте вәкилләре белән берлектә, чыршы сатучыларны ачыклау өчен, шәһәр урамнарына чыктылар. Патрульләр сәүдә ноктасын һәм сату хокукына кирәкле документларны тикшерделәр. Сатучыларның чыршы белән законсыз сәүдә итүе ачыкланган - тикшерү барышында 100-ләп ылыслы агач алынган, ә сатучыларга административ материаллар төзелгән.

20 декабрьдән полиция хезмәткәрләре 33 административ хокук бозу очрагын ачыклаган. Ылыслы агачларны законсыз кисү, аларны саклау һәм сату фактларына чик кую, шулай ук чыршыларны законсыз кертү каналларын каплау өчен юнәлтелгән "Чыршы" операциясе Казанда 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян китерү өчен физик затларга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә, дип искәртә. Моннан тыш, агачларны законсыз кискән зат киселгән агач токымына, аның үсүенә һәм урманнарны саклау категориясенә бәйле булган урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанның барлык районнарында да легаль чыршы базарларының эше оештырылган. Шәһәр территориясендә яңа ел агачларын сату буенча барлыгы 15 урын оештырылган, чыршы бәясе 300 сумнан 1000 сумга кадәр тәшкил итә. Барлык агачлар махсуслаштырылган питомникларда үстерелгән һәм тиешле документларга ия. Шәһәрнең һәр районында сәүдә нокталарының кайда урнашуын KZN.RU порталында яңа ел бүлегендә белергә була.

Барлык яңалыклар