«Ника» премиясе иясе «Штаб»та югары катлаулыктагы фильм төшергәндә оператор системасы һәм яктылык турында сөйләячәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). 14-нче февральдә танылган совет һәм Россия кинооператоры Сергей Астахов «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә мастер-класс уздырачак.
Чара 11.00 сәгатьтә Клим Шипенконың Сергей Астахов төшергән «Салют-7» фильмын күрсәтүдән башлана. Иң яхшы оператор эше өчен ул «Ника» премиясен алды.
Кино күрсәткәннән соң, 13.30 да, Сергей Астаховның фильмын һәм мастер-классын тикшерәчәкләр. Ул югары катлаулылыктагы фильмны төшергәндә оператор системасы һәм яктылык турында, җайланмалар, подвеслар, кире мизансценаларны һәм фильмнарны төшерү нечкәлекләре, махсус эффектлар булдыру турында сөйләячәк.
Чарага керү ирекле, теркәү буенча, дип хәбәр иттеләр «Время кино» Дирекциясе матбугат хезмәтендә.