В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшүсмерләрнең куркыныч тәртибе өчен аларның әти-әниләренә штраф һәм җинаять җаваплылыгы яный
Казанның җир өсте электр транспортында «ябышып бару»ның яңа очраклары теркәлгән. Яшүсмерләр хәрәкәт итүче транспортның тышкы элементларына ябышып барып, тормышларын куркыныч астына куя. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе мондый очракның янә кабатлануын искәртә. Хокук бозучыларның фотолары һәм хокук бозу очрагы турында гариза Казанның полиция бүлекләренә җибәрелгән. Хәзерге вакытта яшүсмерләрнең шәхесләре ачыклана, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
«Метроэлектротранс» хезмәткәрләре ата-аналарның балаларга карата контрольне көчәйтүләрен сорый һәм яшүсмерләрнең куркыныч тәртибе өчен җаваплылык каралганын искә төшерә.
Трамвайларга «ябышып барган» өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган, мондый очракта 4 мең сумга кадәр штраф салына. Гражданнар «Транспорт чараларын яки юлларны яраксыз хәлгә китерү» маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тартыла. Бу очракта гражданнарга 150-300 мең сум штраф салына яисә алар ике елга ирекләреннән мәхрүм ителәләр.