В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы социаль челтәрләрдә яңа эфирларга кушыла ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Казанда бу көннәрдә онлайн режимда чит телләргә өйрәтү, спорт күнегүләре һәм вокаль дәресләр уздырыла. Киләсе атнада шәһәр халкы социаль челтәрләрдә яңа эфирларга кушыла алачак - казанлыларны сыерчык оялары ясарга, спорт күнегүләрен башкарырга, җырларга һәм рәсем ясарга өйрәтәчәкләр.
20-нче апрель 16.00 сәгатьтә барлык теләүчеләр өчен «3D-модельләштерү өчен программалар» дәресе узачак.
Робототехника буенча «Роботны программалаштыру. 3-нче дәрес» дәресен 20-нче апрель 14.00 сәгатьтә уздырачаклар.
SMM өлкәсендә һөнәр үзләштерергә тамашачыларны 21-нче апрель 14.00 сәгатьтә чакыралар
Спорт сөючеләр дә читтә калмаячак - 21-нче апрельдә «Ритмика тренингы» дәресе узачак, башлана - 15.00 сәгатьтә.
«Тавыш өстендә экспериментлар» дәресен 22-нче апрель 14.00 сәгатьтә үткәрәчәкләр.
Шул ук көнне, 22-нче апрельдә, әмма инде 15.00 сәгатьтә нейропсихолог «Смартфоннар һәм нейроннар» темасына дәрес уздырачак.
23-нче апрель 16.00 сәгатьтә казанлыларны янәдән «Бию аэробикасы» дәресенә чакыралар.
Традицияне дәвам итеп, кул эшләре буенча онлайн-дәресләр уза. Шулай итеп, 24-нче апрель көнне шәһәр халкы Тильда курчагын ясый алачак. Дәрес 13.00 сәгатьтә башлана.
25-нче апрель көнне 19.00 сәгатьтә барлык теләүчеләр агач осталары остаханәсендә сыерчык оялары ясый алачак.
Инглиз теленнән дәрес 26-нчы апрель 14.00 сәгатьтә булачак.
Онлайн-дәресләр яшүсмерләр клублары аккаунтларында үткәреләчәк, яңалыкларны «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесе сәхифәсендә күзәтеп барырга мөмкин.
Агымдагы атнада «Подросток» берләшмәсе аккаунтларында барлыгы 250-дән артык мастер-класс узды, аларны 9 мең кеше карады. Иң популяр онлайн-дәресләр арасында - рәсем ясау, вокал, иртәнге гимнастика.
Физик культура һәм спорт комитетының Instagram сәхифәсендә дистанцион күнегүләр марафоны вакытлыча туктатылды. Хәер, шәһәрнең барлык спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен онлайн-дәресләр үткәрелә, ә тренерлар үзләренең шәхси аккаунтларыннан туры эфирларга чыгалар һәм барлык теләүчеләр өчен тренировкалар үткәрәләр. Моннан тыш, көн саен теләгән һәркем үз күнегүләренең видеосын урнаштыра һәм аларны спорт комитеты сәхифәсендә билгеләп үтә. Шулай итеп, 55-тән артык ролик урнаштырылган инде. Исегезгә төшерәбез, теләге булган һәркем фитнес-инструкторлар белән онлайн-күнегүләргә кушыла ала.
Шәһәр кешеләре өчен Башкарма комитет бүлекчәләренең аккаунтларында спортның төрле төрләре турында кызыклы фактлар урнаштырыла, шулай ук викториналар үткәрелә.
Instagram социаль челтәрендәге аккаунтта Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты Казан һәм Татарстан хастаханәләре табибларына рәхмәт сүзләрен юллады. Катнашучылар видеолар төшерә һәм социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрендә фото урнаштыра, анда учреждениеләр хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәләр. Марафонда инде 30-га якын кеше катнашты. Моннан тыш, балалар танылган җырларны җырлыйлар һәм эстафетаны дусларына тапшыралар. Танылган хитларны башкаруның үз вариантларын инде 150 казанлы тәкъдим итте. 17-нче апрель 19.00 сәгатьтә комитет сәхифәсендә «Таврида» арт-кластерының заявка кампаниясе буенча Гөлфия Мотыйгуллина белән туры эфир узачак.
Киләсе атнада казанлыларны Мәдәният идарәсеннән дә кызыклы онлайн-чаралар көтә. 20-нче апрельдә «Якында урнашкан китапханә» проекты кысаларында Zoom платформасында язучы, журналист, «Зур китап» әдәби премиясе лауреаты Шамил Идиатуллин белән вебинар узачак. Автор заманча әдәбиятта актуаль проза турында сөйли. Моннан тыш, «Якында урнашкан китапханә» онлайн-проектында катнашучылар «Китап онлайн-киштәсе» фонды һәм «Казан һәм казанлылар» тулы текстлы белешмә базасы белән танышуны дәвам итәчәк.
«Мәскәү» мәдәни үзәге рәсми сайтында Руслан Нагимовның «Балалар җырына джаз стилендә аранжировка» мастер-класслар циклы дәвам итәчәк. 18-нче һәм 19-нчы апрельдә социаль челтәрләрдә «Акварель магиясе» темасына рәсем ясау буенча мастер-класс узачак. 18-нче апрельдә рухи инструментлар турында этно-видеодәрес узачак. Ә 20-нче апрельдә «Биибез бергә» онлайн-флешмобы старт ала. Моннан тыш, биредә үк 20-нче апрельдә гомуми физик әзерлек буенча видеодәрес, ә 22-нче апрельдә брейк-данс буенча видеодәрес узачак.
20-нче апрельдә YouTube-каналда һәм «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең Instagram-аккаунтында профессиональ инструктор Ләйсән Мөхәммәтҗанова савыктыру гимнастикасы буенча мастер-класс уздырачак, 23-нче апрельдә музыкант Динара Бәдретдинова баянда уйнау буенча мастер-класс бирәчәк.
«Константиновка» мәдәният йорты барысын да 50+ яшендәге шәһәр халкы өчен Zumba Gold бию программасы дәресләренә чакыра. Дәресләр һәр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга 11.00 сәгатьтә Zoom онлайн-платформасында уза. Катнашыр өчен Instagramдагы мәдәният йорты аккаунтына язылырга кирәк.
Шулай ук 19-нчы апрельдә «Пантера» камера балеты «Взлетная полоса» онлайн-спектаклен бирәчәк.