В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Роликлар #СидимДомаАктивно хештегы белән берләштерелгән һәм кулланучыларны дәресләргә кушылырга чакыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). Татарстанда танылган спортчылар катнашында «Өйдә актив рәвештә утырабыз» флешмобы популярлаша бара. Флешмобта катнашучылар социаль челтәрләрдә өй күнегүләре белән кыска видеороликлар куя. Роликлар #СидимДомаАктивно хештегы белән берләштерелгән һәм социаль челтәрләрнең барлык кулланучыларын дәресләргә кушылырга һәм үз күнегүләрен урнаштырырга чакыра. Социаль челтәрләрдә күнегүләрне инде 140 мең тапкыр караганнар.
Үз Instagram сәхифәләрендә беренче роликларны Казан «Рубин»ының ярымсакчысы Солтморад Бакаев һәм «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубы уенчысы Елизавета Попова урнаштырды. Соңрак спортчыларга аларның клубташлары, шулай ук УНИКС, «Казаночка» баскетбол клубы баскеболчылары, һәм «Динамо-Казан» волейболчылары кушылды.
Акциягә шулай ук спортның уен төрләре вәкилләре, Россия җыелма командалары әгъзалары, Европа һәм дөнья чемпионнары һәм призерлары: сноубордчы Милена Быкова, фигуралы шуучы Евгения Тарасова, бадминтончы Евгения Косецкая, велоузышчы Илнур Закарин, шулай ук Татарстан бокс федерациясе спортчылары кушылды.
Флешмобны оештыручылар акциянең кимендә 300 мең кешене колачлавын планлаштыра, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы. Акция Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы ярдәмендә һәм катнашында уза.