Казанлылар 30 нчы майда кызыксындырган сорауларын бирә алачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче май). Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.
Консультация 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Татарстан омбудсмены аппаратында Карл Маркс урамы, 61 адресы буенча узачак. Татарстан районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын Skype аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә бирү мөмкинлеге булачак.
Кабул итүгә +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк, дип хәбәр итә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте.