Катнашу өчен алдан язылу кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Гражданнарны онлайн-режимда 19-нчы апрельдә Казанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский кабул итәчәк.
Теләүчеләр тикшерү органнары эшенә кагылышлы мәсьәләләр буенча консультация ала алачак. Катнашучыларны теркәү +7(843)236-41-80 телефон номеры буенча алып барыла.
Кабул итү көнендә тикшерү идарәсенең территориаль тикшерү бүлекләренең берсенә яки РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе бинасына билгеләнгән вакытка түбәндәге адрес буенча килергә кирәк: Большая Красная урамы, 39.
Гражданнар 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында.