В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен алдан язылу кирәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). 8-нче июнь көнне Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм республика прокуроры Илдус Нәфыйков Казанда гражданнарны кабул итәчәк.
Үз сорауларын бирергә теләүчеләргә алдан +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк.
Кабул итү Карл Маркс урамы, 61 адресы буенча узачак. Моннан тыш, Татарстан районнарында яшәүчеләрнең дә консультация алу мөмкинлеге бар. Аларның сорауларына спикерлар онлайн режимында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәләрендә җаваплар бирәчәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында.