В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Консультация өчен алдан язылу кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь). 29 нчы ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Пенсия фондының республика бүлеге идарәчесе урынбасары гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр.
Консультацияләр 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Татарстан омбудсмены аппаратында Карл Маркс урамы, 61 адресы буенча узачак. Татарстан районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын Skype аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә бирү мөмкинлеге булачак.
Кабул итүгә +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк, дип хәбәр итә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте.