Сорауларны чара вакытында һәм дистанцион бирергә мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
Консультацияләрне 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Карл Маркс ур., 61 адресы буенча урнашкан Татарстан омбудсмены аппаратында күрсәтәчәкләр. Шулай ук республика халкы үз сорауларын җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә Skype ярдәмендә дистанцион рәвештә бирә алачак.
Консультация алу өчен +7(843)236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга кирәк, дип хәбәр иттеләр Татарстандагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.