В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җырчы «УРАМ» экстрим-паркында чыгыш ясаячак
29 июньдә узачак Яшьләр көненә багышланган бәйрәм концертының хедлайнеры SEREBRO төркеменең элеккеге катнашучысы Ольга Серябкина булачак. Аның чыгышы «УРАМ» экстрим-паркы сәхнәсендә узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Җырчыдан тыш бәйрәмдә локаль артистлар, диджейлар һәм үз заявкаларын open call га биргән башкаручылар чыгыш ясаячак. Теләүчеләр моны фестиваль сайтында 14 июньгә кадәр эшли ала.
Чарага алдан теркәлү буенча бушлай керү.
Исегезгә төшерәбез, Яшьләр көненең төп темасы Россиядә Гаилә елы булачак. 10:00 нан фестивальдә сигез тематик мәйданчык эшләячәк, ә кич 22:00 дә бәйрәм концерты белән тәмамланачак. Чаралар программасы белән җентекләбрәк сылтама буенча танышырга була.