Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.08.2023, 12:16

Ольга Кабо ТР башкаласы Мэриясе бинасы балконыннан шигырьләр укыячак

Эшчеләр иртәгә узачак «Казан тавышлары» спектакле өчен сәхнә монтажлый башладылар

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче август). Казан Мэриясе бинасы янында эшчеләр «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы өчен сәхнә монтажлый башладылар. Ул 26 нчы августта узачак. Рус һәм татар телләрендәге шигырьләрне театр актерлары һәм Россия Федерациясенең атказанган артисты Ольга Кабо укыячак. Чыгышлар видео-мэппинг-шоу һәм музыкаль әсәрләр белән озатыла барачак.

Чара La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге оркестр чыгышы белән ачылачак. Музыкантлар сәхнәгә 20:00 сәгатьтә чыгачак.

Тамаша үзе 20:30 да башлана. Быел тамашачылар «Нәни принц эзләре буйлап» дип аталган музыкаль-шигъри сәяхәткә чыгачак, ул хыял, мәхәббәт һәм дуслык турында булачак.

«Антуан де Сент-Экзюпериның «Нәни принц» повесть-әкиятенә мөрәҗәгать итү очраклы түгел. Без барыбыз да балачак дөньясыннан, анда, белгәнебезчә, чынбарлык белән тылсым арасында чикләр юк. Кайвакыт безгә шул ук балачактагы эчкерсезлек һәм могҗизага ышаныч җитми. Гади хакыйкатьләр һәм кешелекнең иң мөһим кыйммәтләре шигырьләрдә, җырларда, музыкада ачылачак. Һәм, бәлки, бу кичне без онытылган хыяллар турында искә төшерербез», – дип билгеләп үтте ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Ул шәһәр халкы өчен «Казан тавышлары» кичәсе көтелгән вакыйга булды, дип өстәде: «Бу юлы да шигърият һәм музыка һәр тамашачының күңеленә хуш килер дип өметләнәм».

Иртәгә Мэрия балконында Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Зөлфия Вәлиева, республиканың атказанган артистлары Алсу Каюмова, Рамил Вәҗиев, Дилүс Хуҗәхмәтов, Динар Хөснетдинов, К.Тинчурин исемендәге театр һәм Казан яшь тамашачы театры актерлары, шулай ук «Апуш» татар балалар театр студиясе тәрбияләнүчесе чыгыш ясаячак. Музыка өчен ТРның атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина, Илүсә Хуҗина, Игорь Горчаков, Динә Закирова, «Йолдызлар юлы» шоу-хоры һәм башкалар җавап бирәчәк.

Спектакль вакытында тамашачылар Иосиф Бродский, Анна Ахматова, Рәсүл Гамзатов, Марина Цветаева, Һади Такташ, Лилия Гыйбадуллина һәм башка авторларның әсәрләрен ишетәчәкләр. Спектакльнең сценариен Резеда Зәйниева язган, режиссеры – ТР атказанган артисты Татьяна Старикова, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Исегезгә төшерәбез, «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы 2021 елдан бирле үткәрелә. Чара Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар сериясен ача. Узган ел Россия театры һәм кино актрисасы Екатерина Климова спектакльнең махсус кунагы булды.

Барлык яңалыклар