Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.08.2023, 08:34

Ольга Кабо: «Казан – театр шәһәре. Монда уйлана белә торган халык»

Шәһәр һәм республика көне алдыннан Мэрия балконнарында музыкаль-театраль перформанс узды

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче август, Камилә Вилданова). Кичә кич белән шәһәр администрациясе балконнары «Голоса Казани – Казан тавышлары» перформансы өчен сәхнәгә әверелде. Мэрия стеналары ачык төсләр белән яктыртылды, ә балконнардан театрлар актерлары һәм РФ атказанган артисткасы Ольга Кабо башкаруында шигырьләр яңгырады. Чыгышлар җанлы музыка һәм видео-мэппинг тамаша белән үрелеп барды. Тамашага күп санда Казан халкы һәм кунаклары җыелды.

Кичне La Primavera камера оркестры ачты, музыкантлар берничә лирик композиция уйнады. Тамашачыларның күңелләре күтәренке иде: күпләр бер урында тирбәлеп торды, ә парлар вальс биеделәр. Хәтта балалар да тынычланып калдылар, тылсымлы музыкага колак салдылар.

Күп тә үтмәде балконнарның берсендә кечкенә кыз – спектакльнең төп геройларының берсе пәйда булды. Сюжет буенча ул Киек каз юлы галактикасындагы Зәңгәрсу планетада урнашкан зур шәһәрнең кечкенә бер йортында яши. Кыз Нәни принц белән очрашырга хыяллана, шуңа күрә һәр кич балконга чыга һәм ялгыз малайны күрергә өметләнеп, чиксез йолдызлы күккә карый. Аңа иптәшкә Казан мәчесе чыга, ул бик уникаль, чөнки сөйләшә белә. Геройлар бергәләп дуслык һәм мәхәббәт, хыяллар һәм олыгаю турында фикер йөртәләр.

Теманы артистлар да күтәреп ала – балконнарда Иосиф Бродский, Анна Ахматова, Марина Цветаева, Николай Рубцов, Хади Такташ һәм башка язучыларның шигырьләре яңгырый.

«Быел минем шигырем йолдызлар белән бәйле. Син укыганда матур һәм бай Казан пейзажлары бик ярдәм итә, - ди Казанның Яшь тамашачы театры актеры Илфат Садыйков. - Үз-үзеңә ышану, хис белән уку өчен атмосферага чумарга кирәк. Аста уйнаучы оркестр, яктырту – барысы да яхшы тәэсир тудыра, болар барысы да уйлап чыгарганнарга рәхмәт әйтерлек.

Ольга Кабо Көмеш гасыр шагыйрәләренең әсәрләрен укыды. Аның сүзләренчә, «Нәни принц» әкияте – мәхәббәт турында бәян, ул балачакта һәм тормышта булган иң яхшы нәрсәләрне берләштерә, шуңа күрә танылган авторларның юлларында бу хакта искә алулар перформанс сценаристлары уйлап чыгарган тарих белән идеаль рәвештә үрелеп бара. Актриса чарада катнашырга уйламыйча ризалыгын белдергәнен әйтте, чөнки Казан – аның яраткан шәһәрләренең берсе, ул бирегә шатланып килә, монда ул җирле картиналар белән хозурлана.

«Һәр кеше матурлыкка тартыла, без, актерлар, тамашачыларга көнкүрештән, бүгенге чынбарлыктан, актуаль темалардан арынырга, бары тик иҗат итәргә, башка киңлектә яшәргә мөмкинлек бирәбез», – дип саный Ольга Кабо. «Казан Мэриясе балконындагы сәхнә бик яхшы. Монда уйлана белә торган тамашачы, Казан – театр шәһәре. Мин филармонияне, симфоник оркестрны яратам, шуңа күрә бирегә сәфәр – һәрвакыт вакыйга, шатлык һәм мәхәббәт», – дип өстәде артист.

Спектакльнең финалында кыз Нәни принц белән очраша, чөнки гади хакыйкатьне аңлый – ул безнең һәрберебездә яши, бары тик хыяллана, ышана һәм ярата белергә онытмаска кирәк. Перформанс артистларның «Нәни принц» җыры белән уртак чыгышы белән тәмамланды.

«Бу искиткеч шәп булды! Бик яхшы махсус эффектлар, артистлар югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Мондый чарага ел саен йөрергә, Мэрия эшенең яхшы нәтиҗәләрен күрергә теләр идем», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Казанда яшәүче Алия Мингалиева.

Перформанс сценариеның авторы – Резеда Зәйниева, режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган артисты Татьяна Старикова. La Primavera оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендә чыгыш ясады. Перформанста Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Зөлфия Вәлиева, республиканың атказанган артистлары Алсу Каюмова, Рамил Вәҗиев, Дилүс Хуҗиәхмәтов, Динар Хөснетдинов, К.Тинчурин исемендәге театр һәм Казан Яшь тамашачы театры актерлары, шулай ук «Апуш» балалар театр студиясендә тәрбияләнүче катнашты. Музыка өчен ТР атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина, Илүсә Хуҗина, Игорь Горчаков, Динә Закирова, «Йолдызлар юлы» шоу-хоры һәм башкалар җавап бирде.

Исегезгә төшерәбез, «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы 2021 елдан бирле уздырыла. Чара Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар сериясен ача. Узган ел перформансның махсус кунагы Россия театры һәм киносы актрисасы Екатерина Климова булды.

Фоторепортаж
ТР башкаласында «Голоса Казани – Казан тавышлары» перформансы күрсәтелде
Видеорепортаж
26.08.2023 21:44
«Казан тавышлары» ТР башкаласы Мэриясе янында яңгырады
Барлык яңалыклар