Бәйрәм алдыннан шәһәр халкын һәм кунакларын каскадерларның күрсәткеч чыгышлары, Мэрия балконындагы шигырьләр һәм урам музыкантлары фестивале көтә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче август, Диана Жиленкова). Байкерларның күрсәткеч чыгышлары, Мэрия балконындагы шигырьләр, урам музыкантлары фестивале һәм башка вакыйгалар Шәһәр һәм республика көне алдыннан Казан халкын һәм кунакларын көтә. Эшлекле дүшәмбе барышында мәдәни-күңел ачу программасын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тәкъдим итте.
22 нче августта Горький исемендәге паркта «Древо жизни» проектының йомгаклау кичәсе узачак. Кунакларны Татарстанның җиде төп халкының – татарларның, русларның, чуашларның, башкортларның, мариларның, удмуртларның, мордваларның традицион мәдәнияте белән танышу көтә. Программада квестлар, артистлар чыгышы һәм мастер-класслар бар. Башлану вакыты – 18:00 сәгатьтә.
София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге ишегалдында 25 нче августта open air форматында «Звучащий дом Софии» концерты узачак. Тамашачылар алдында Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге оркестр чыгыш ясаячак. Кичәдә Вивальди, Массна, Свиридов, Яруллин, Яхин һәм Монасыйповның әсәрләре, шулай ук кинофильмнардан популяр музыкалар яңгыраячак. Программа 18:00 сәгатьтә башлана.
26 нчы август көнне 11:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында «Ике Кремль» V мотофестиваль башланачак. Шәһәрлеләр өчен мотоцикл һәм ике тәгәрмәчле транспортның башка төрләрен куркынычсыз йөртү буенча күрсәткеч чыгышлар һәм мастер-класслар әзерләнгән.
Катлаулы каскадер һәм акробатик трюкларны Bike Stunt Show перформансы вакытында күрсәтәчәкләр. 16:00 дә байкерлар колоннасы шәһәрнең үзәк урамнары буйлап китәчәк. Фестивальнең кульминациясе «Чили» төркеме чыгышы булачак.
Шулай ук 26 нчы августта «Казан тавышлары» перформансы узачак. Мэрия бинасы балконнарыннан гадәттәгечә Казан театрлары артистлары рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыячак. «Нәни принц эзләре буенча...» музыкаль-шигъри сәяхәт хыял, мәхәббәт һәм дуслык турындагы дулкынландыргыч тарихка багышланган. Тамашачылар ТР халык артистлары Искәндәр Хәйруллин һәм Зөлфия Вәлиева, ТР атказанган артистлары Дилүс Хуҗәхмәтов, Алсу Каюмова, Рамил Вәҗиев, Динар Хөснетдинов һәм башкалар башкаруында шигырьләр ишетәчәкләр. Кичәнең махсус кунагы Россия Федерациясенең атказанган артисты Ольга Кабо булачак. Чыгышлар төсле видеомэппинг-шоу белән озатылачак. Тамаша 20:00 дә La Primavera камера оркестры чыгышыннан башлана.
Шул ук көнне Мәрҗани урамында Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган «Печән базары» дигән яңа татар мәдәнияте фестивале ачылачак.
27 нче августта Бауман урамында урам музыкантларының беренче фестивале була. Программа 17:00 сәгатьтә ТР Фәннәр академиясе мәйданчыгында башлана.
«Фестиваль шәһәрнең урам музыкантлары белән хезмәттәшлегенең яңа этабы булачак. Исегезгә төшерәбез, узган җәйдә урам музыкантлары өчен «Арт проспект» онлайн-платформасы эшли башлады, анда барлыгы 700 кулланучы теркәлгән. 16 мең гариза калдырылган», - диде Гүзәл Сәгыйтова.
Аның сүзләренчә, фестивальдә катнашучылар «Мәскәү» мәдәни үзәгендә 25 нче августта узачак тыңлау нәтиҗәләре буенча сайлап алыначак.
Казан Ратушасында 28 нче августта «Саумы, Казан!» сәнгать конкурсының иң яхшы эшләре күргәзмәсе ачылачак. Барлыгы аңа 300 дән артык гариза килгән.
Фото: Марат Мөгыйнов, Денис Гордийко