Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.02.2018, 09:47

Олеся Машейко “Голос. Дети” проектының сайлап алу этабыннан узды

Казаннан килгән кечкенә җырчы Валерий Меладзе командасына эләкте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче февраль, Екатерина Виславская). Казанның кечкенә җырчысы Олеся Машейко “Голос. Дети” проектының “сукыр” тыңлаулары аша икенче этапка үтте. Ул Валерий Меладзе командасында чыгыш ясаячак.

Программаның чираттагы тапшыруы федераль каналда кичә, 22.февральдә, чыкты. “Игелекле дулкын” фестивалендә катнашып, Казанда инде танылган кыз җырчы Елка репертуарыннан “Грею счастье внутри” җырын башкарды. Ул өч ел дәвамында флейта, фортепиано, сольфеджио һәм хор класслары буенча музыкаль мәктәптә укый, ә вокал белән 6 ел шөгыльләнә. Олесяга 11 яшь, аның күзләре күрми.

Тамаша гыйнвар аенда төшерелгән. Мәскәүгә кыз сеңлесе, туганнан туган абыйсы, әтисе, әнисе һәм апасы белән килгән. Хәзер ул киләсе этапка әзерләнүдән тыш, башка фестивальләрдә дә катнаша.

Барлык яңалыклар

Олеся Машейко “Голос. Дети” проектының сайлап алу этабыннан узды

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче февраль, Екатерина Виславская). Казанның кечкенә җырчысы Олеся Машейко “Голос. Дети” проектының “сукыр” тыңлаулары аша икенче этапка үтте. Ул Валерий Меладзе командасында чыгыш ясаячак.<br> </p> <p> Программаның чираттагы тапшыруы федераль каналда кичә, 22.февральдә, чыкты. “Игелекле дулкын” фестивалендә катнашып, Казанда инде танылган кыз җырчы Елка репертуарыннан “Грею счастье внутри” җырын башкарды. Ул өч ел дәвамында флейта, фортепиано, сольфеджио һәм хор класслары буенча музыкаль мәктәптә укый, ә вокал белән 6 ел шөгыльләнә. Олесяга 11 яшь, аның күзләре күрми. </p> <p> Тамаша гыйнвар аенда төшерелгән. Мәскәүгә кыз сеңлесе, туганнан туган абыйсы, әтисе, әнисе һәм апасы белән килгән. Хәзер ул киләсе этапка әзерләнүдән тыш, башка фестивальләрдә дә катнаша. </p>